Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хатлар килә, хатлар...

хатлар килә, хатлар...

Бәйрәм уңаеннан
«Ватанны саклаучылар көне» уңаеннан, авылыбызның гүзәл затлары ир-егетләребез өчен клубта бай эчтәлекле, тирән мәгънәле музыкаль чыгышлар, моңлы җырлар белән баетылган концерт программасы тәкъдим итте. Тамашачы һәр чыгышны яратып алкышлады. Клуб мөдире Флера Хәбибуллина да фронтовик шагыйрь Муса Җәлил шигырен сәнгатьле итеп башкарып, күңелләрне нечкәртте. Әлеге олы бәйрәмдә авылыбыздан Бөек Ватан сугышында, Чечня һәм Әфган җирләрендә барган хәрби бәрелешләрдә катнашкан һәм шунда мәңгелеккә башын салганнарны бер минут тынлык белән искә алып үттек. Аларның батырлыгы алдында олы ихтирам белән баш идек.
Фәния ИДИЯТОВА Шода авылы



Шатлык ишек шакыды
Яңа елны каршыларга санаулы гына сәгатьләр калып барганда, Аллаһы Тәгалә безгә зур бүләк ясады. 30нчы декабрь көнне район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов белән игелекле эшләре нәтиҗәсендә күпләргә таныш Илдар Галиуллин ишегебезне шакыды. Кызыбызны дәвалау өчен кирәкле аппарат-ингалятор белән сөендерү икән ниятләре. Әле алай гына түгел, пакет тулы күчтәнәч белән килгәннәр. Әлеге минутлардагы халәтебезне аңлату кыен. Ул вакытта рәхмәтебезне ирештерер өчен җылы сүзләр дә табып булмады кебек. Бүген исә, газета аша, Наил Нургаязович һәм игелек иясе Илдар Галимулловичка олы рәхмәтләребезне ирештереп, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар, гаилә бөтенлеге, бәрәкәтле гомер телибез. Сезгә беркайчан да бала хәсрәтләре күрергә язмасын, кылган һәрбер яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
ШӘРӘФЕТДИНОВЛАР гаиләсе Чепья авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250