Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Хезмәт» сайтлы булды

Замана җилләренә ияреп без дә үзебезнең «Хезмәт» сайтын булдырырга ният кылдык.

Хәзер baltaci.ru адресы буенча кереп, район матбугатының яңа саннары белән танышып бару мөмкин булачак. Биредә сез редакциядә эшләүче һәр хезмәткәр һәм район матбугатының каләм ияләре белән күзгә-күз карашып таныша аласыз. «Редакция» дигән сылтамада аларның фотосурәтләре урын алган. Аларга турыдан-туры хатлар да юлларга мөмкин.
Реклама бирүчеләрне дә хезмәттәшлеккә чакырабыз, Аның өчен «Реклама» бүлегенә кереп, өстәмә мәгълүматлар белә, бәяләр белән таныша аласыз. Укучыларның авторларга карата уй-фикерләре, тәкъдимнәре дә сайтта урын алачак. Шулай ук укучыларга теге яки бу язма буенча фикер алышу мөмкинлеге дә тудырыла. Чит төбәкләрдә яшәүче якташлар өчен дә әлеге сайт зур шатлык дияргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев