Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Хезмәт ветераны» исеме кемнәргә бирелә

«Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән значок белән бүләкләнгән идем. Мактау кәгазьләрем дә күп. Болар «Хезмәт ветераны» исеме алырга хокук бирә дип ишеттем. Гомумән, мондый исем кемнәргә бирелә соң?

Сорауга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина җавап бирә. «Хезмәт ветераны» исеме түбәндәге очракларда бирелә:
- СССР яки Россия Федерациясенең орден-медальләре, мактаулы исемнәр, яки үз өлкәсендә аеруча хезмәт күрсәткән өчен билгеләре белән бүләкләнгән картлык буенча яки тиешле хезмәте өчен пенсия билгеләргә хезмәт еллары җиткән кешеләргә;
- хезмәт эшчәнлеген Бөек Ватан сугышы елларында балигъ булмаган яшьтән башлаган, ирләргә кимендә - 40, хатын-кызларга 35 еллык эш стажы булганнарга;
- СССР, РСФСР, Россия Федерациясе дәүләт органнары, СССР, РСФСР, Россия Федерациясенең җәмәгатьчелек берләшмәләре һәм оешмаларының үзәк органнары һәм оешмалары тарафыннан расланган Мактау таныклыклары, дип-ломнар, күкрәк һәм мактау билгеләре, мактаулы һәм атказанган исемнәре алган дәүләт (тармак) функцияләрен тормышка ашыруда катнашкан кешеләр. «Коммунистик хезмәт ударнигы» значогы Профсоюзларның Бөтенсоюз Үзәк Советы Президиумы тарафыннан расланган һәм коммунистик хезмәт өчен хәрәкәттә катнашучыларны өстәмә бер кызыксындыру чарасы буларак кына бирелә иде. Ул кешенең кайда, кем булып эшләвенә бәйсез рәвештә бирелде һәм аеруча хезмәт күрсәткәне өчен билгесе булып саналмады. Димәк, «Коммунистик хезмәт ударнигы» значогы белән «Хезмәт ветераны» исеме алып булмый.
Фото: http://info.tatcenter.ru/article/117528/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250