Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хезмәтне ничек саклыйбыз?

Хезмәткәрләрне имин эш урыннары белән тәэмин итү һәр эш бирүченең төп бурычы. Хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кебек сорауларны көйләүче хезмәт законы нормаларының үтәлеше бүген ни рәвешле тормышка ашырыла?

2011нче елда эш урыннарында имгәнү очракларын анализласаң, республика буенча иң күп очрак төзелештә, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү производствосында теркәлгән. Ә кайбер очракта әлеге хәлләрнең үлем белән тәмамлануы бигрәк аяныч. Узган ел район буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 13 кеше төрле дәрәҗәдә физик зыян күрде, шуларның берсе эш урынында вафат булды. «Активист» җәмгыяте слесаре Геннадий Шамовның үлеменә китергән әлеге очракның сәбәбе гади: тирес чыгару транспортеры киртәләп алынмаган була. Хата тиз арада төзәтелә. Әмма аңа карап кешене кире кайтару мөмкин түгел.
Балтач районы авыл хуҗалыгы районы булганлыктан, безнең территориядә зур җитештерү предприятиеләре юк, ә агросәнәгать комплексы системасына караган 20 предприятие һәм 22 авыл хуҗалыгы җәмгыяте бар. Район буенча 10593 кеше эш белән мәшгуль булып, 3478е - авыл хуҗалыгында, 1326сы җитештерү предприятиеләрендә хезмәт куя.
Балтач районы җирлегендә хезмәтне саклау һәм хезмәт иминлеге кагыйдәләрен үтәү ни дәрәҗәдә башкарылуы турында прокурор ярдәмчесе Гөлнара Миннехәй кызы Галиуллина түбәндәгеләрне җиткерә: 2011нче ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Балтач районында эш урынында имгәнү очракларының башка елларга караганда артуы күзәтелә. Бу, әлбәттә, иң беренче чиратта хезмәтне саклау буенча чараларны финанслауга акчаларны экономияләү белән бәйле. Бүгенге көндә технологик җиһазларның искерүе һәм аларның яңартылмыйча кулдан гына ремонтлап куелуы бәла-казалар чыганагы булып тора, шулай ук күп очракларда эшчеләрнең үз ваемсызлыгы аркасында да үкенечле имгәнүләр килеп чыга. Эш урыннарында хезмәтне саклау буенча җаваплы кешеләр билгеләнмәү, инструктажлар, укулар үткәрелмәү, эш урыннарын аттестацияләмәү - болар барысы да тискәре йогынты ясаучы факторлар.
Район прокуратурасы тарафыннан 2011нче елда бу өлкәдә 42 закон бозу очрагы ачыкланды. Иң күп закон бозу очраклары «Сосна», «Маяк» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә теркәлде. Прокуратура хезмәткәрләре эшчеләрнең мәнфәгатьләрен яклап, эш бирүчеләрнең хезмәт урыннарында аттестация ясатуны мәҗбүриләтүне сорап, район судына 13 гариза тапшырдылар. Оешмаларында хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне оештырмаган өчен 11 җитәкче административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук эш урыннарында беренчел һәм даими мәҗбүри медицина күзәтүләрен (медицинский осмотр) оештырмаган өчен 15 җитәкче адресына күрсәтмә җибәрелеп, 16 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Әмма хезмәтне саклау турында сүз барганда, түләнгән штрафлар, кисәтүләр белән генә югалган сәламәтлекне, кеше тормышын кире кайтарып булмый. Иң элек бәхетсезлек очракларын булдырмый калу, кисәтү кирәк. Ә моның өчен һәр эш бирүченең һәм эшченең үз вазыйфаларына зур җаваплылык белән карап, хезмәт турындагы законнарны төгәл итеп үтәве зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250