Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хилафлыкка юл куймый

Шәхси хуҗалыктан сөт җыю үтә дә четерекле мәсьәлә. Шушы хезмәтне күреп, аңа олы бәя бирүче авыл халкы Югары һәм Урта Соснада сөт җыючы Самат Гыйбадуллиннан бик канәгать.

«Элек сөт тапшырырга тилмереп яшәдек. Урамнарыбыз бик тыкрыклы, шул сәбәпле сөт тулы чилә¬кләрне әллә ни кадәр ара күтәреп барасы бар иде», ди Сосна авылы халкы. Тар сукмаклардан йөрүе бер азап булса, еш кына сөтләрне кире алып кайтырга да туры килгән аларга. Кар-буран, көзге-язгы пычракларны әйтәсе дә юк. Самат Гыйбадуллин сөт җыя башлау белән әлеге кимчелекләргә нокта куелган. Капка төбеннән үк сөтне алып китүенә, әле алай гына да түгел, сөт чыгармый калсаң, өеңә шалтыратып хәбәр салуына да бик рәхмәтле «сосна»лылар. Бәйрәм, ял көннәрендә дә сөт җыю туктатылмый. Үз эшенә хилафлык китерми эшләүче Самат Гыйбадуллинның күрсәткечләре дә түбән түгел. Еллык сөт сату бәясе 11 сум 40 тиенне тәшкил итсә, сөтнең майлылыгы 3,83 процент. Сөткә хак түләү мәсьәләсендә дә тоткарлыклар юк, бәяләрдән дә халык канәгать. «Үз эшенә намус белән карап, булсынга эшли, акчаны вакытында түләп, эш процессында өзеклек тудырмый ул», ди авылдашы Илсөяр Габидуллина Самат әфәнде турында.
Үтә дә авыр хезмәттә гаиләсенең ярдәмен тою Самат Гыйбадуллин өчен зур таяныч. Ышанычлы ярдәмчеләрең булганда гына тыныч күңел белән эшкә барырга, аны җиренә җиткереп башкарып була. Ә менә эш тәмен кечкенәдән татып үскән, ике кыз туганы өчен һәрвакыт ярдәмче булган Самат әфәнде бу нисбәттән бик бәхетле. «Эшнең җиңеле булмый. Һәр эш зур тырышлык, сабырлык таләп итә. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү, авылдашларыңның синең хезмәтеңнән канәгать булуын белү минем өчен иң олы бәя» ди ул. Шулай гына булсын. Авыл халкы өчен тере акча чыганагы булган әлеге юнәлештә һәркем намус белән эшләсен, үз чиратында сөт тапшыручылар да хилафлыкларга юл куймасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250