Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әхмәт Мазгаров Президентлыктан китә

Якташыбыз, чыгышы Сасна авылыннан булган академик Әхмәт Мазгаров Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президентлыгыннан китәргә булган.

Бу турыда бүген республиканың бер-ничә матбугат чарасы хәбәр таратты. Узган ел 70 яшьлек юбилеен январь аенда Казан шәһәрендә һәм майда Балтач үзәгендә уздырган олы галим, «хәзерге вакытта фәндә яшьләргә урын бирергә кирәклеген» ассызыклап үткән иде инде. Әхмәт Мазгаров «ВНИИУС» оешмасының генераль директоры булып та эшли иде. Бу очракта бу постыннан да китү-китмәү хәбәр ителми. Төгәл хәбәр иртәгә, 8 май көнне Татарстан Фәннәр Академиясе Президиумы утырышыннан соң билгеле булачак.
Академик, талантлы химик һәм фән оештыручысы Балтач районы белән тыгыз элемтәдә торды, Сасна мәктәбендә укучыларга елның-елында аның исемендәге премия тапшырылып барылды, Сасна мәчете төзүдә дә академикның өлеше зур булды. Балтач урта мәктәбе базасында Татарстан Фәннәр академиясе булышлыгы белән «Фәнгә беренче адымнар» дигән Республика күләм фәнни-практик конференция уздырыла, аның берсендә галим үзе дә катнашты. 2013 елның 8 маенда Әхмәт Мазгаров Балтач районы Нормабаш авылы зиратында күмелгән Вәлиулла мулла каберенә таш куйдырды. "Авыр, куркыныч елларда Вәлиулла мулла, әтигә, Сасна авылы мулласы Мәзгар муллага зур ярдәм итүчеләреннең берсе иде",- дип искә алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250