Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хондрозмы? Юк шул!

Мин гомерем буе табибларның сабырлыгына, һәркемгә ярдәм итәргә тырышуларына сокланып яшим.

Бәндәләрне Раббыбыз төрлебезне төрлечә бар иткән. Санаганда һәр кемдә органнар төре бердәй булса да һәр кешедә гади күзәнәк кенә дә бер-бесен кабатламый. Ә кешеләрнең холкы... Саулыгыбызны саклый белмәүдә үзебезне гаепләсе урында еш кына, кабат яшьлеге хәленә кайтара алмауда башкаларны гаеплибез.
Мин сугыш еллары ачлыгы-хәерчелеге күргәнгәме, гомерем буе табиблар ярдәме белән яшәдем. Олыгайдым, күзләрем начар күрә башлады. Балтач район хастаханәсенең күз табибларының ярдәмен күп күрдем, ә менә хәзер операциясез булмый диләр - куркыта. Казаннан килеп караучы "Гиппократ" табиблары да шул ук карарда булды. Алар кушканча тиешле анализларны үтеп йөрим... Балтач кардиограмма кабинетында Лилия бик ягымлы гына кабул итте, әмма бөтен планны үзгәртте: ЭКГ язмасы белән мине терапевт Вильданова Фәүзия кабинетына илтеп куйды. Фәүзия ханымга әле дә уйлап исем китә, рәхмәт укыйм. Хәлемне аңлатып, коляскага утырттылар да, махсус дәвалау бүлмәсе - реанимациягә илтеп салдылар. Мин инде атна буе инфаркттан таушалган йөрәк белән йөргәнмен икән. Мин аны үземнең картлыктан (82 яшь бит) сөякләр сызлавы, хондроз диеп кабул итә идем. Табиб Вильданованың төгәллегенә, кеше итеп санавына әле дә рәхмәт укыйм. Чөнки "бу карчыкның барасы урыны билгеле инде" диеп кайтарып җибәрсәләр дә үпкәли алмый идем. Мине дәвалаучы барча табибларга рәхмәтемне белдерәм.
Инде тазарып чыккач, табиб Вильданова язган рөхсәт язуы белән, сул күземә Республика күз авыртулары клиникасында операция ясадылар. Балтач хастаханәсе табиблары да, "Гиппократ"та да, Казан табиблары Анисимова Гүзәл Рауфовна, Раушания Фоатовна да бер үк төрле диагноз куеп, шуны дәваладылар. Иң куанычлысы, күзем дә күрә, йөрәгем дә тибә, мең шөкер!
Барча-барча табибларга, алар янында төрле якка йөгерә-йөгерә эшләүче сестралар һәм санитаркаларага чын күңелемнән мең-мең рәхмәт! Хәвеф-хәтәрсез һәм дә сау сәламәт яшәсеннәр диеп телим.
Фото: http://www.vsluh.ru/news/society/273760

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250