Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәтерсезлек — заман чиреме, әллә ваемсызлыкмы?

Бүген күпләр хәтерсезлектән зарлана.

Сер түгел: күбебез «шунда гына» куйган әйберен таба алмый интегә, «тел очында гына» торган исем-атамаларны әйтә алмый азаплана, йөзе бик таныш булган кешенең кемлеген хәтерли алмый җәфа чигә, кухнядан залга яки өйдән урамга чыкканчы нәрсәгә чыкканын оныта, ә инде кибеткә барган һәр ике хуҗабикәнең берсендә «шпаргалка» - алырга кирәкле товарлар исемлеге (ни сәбәпледер, хәтер дигәнең ике-өчтән артык мәгълүматны сыйдыра алмый башлады)... Шулай ук кулларына төрле тамга-билге ясап, «хәтер»ләренә язып куючылар да шактый. Әле шул тамга билгенең, бармакка бәйләнгән җепнең нәрсә аңлатуын, нәрсәне искә төшерергә тиешлеген онытучылар да бар.
Иң гаҗәбе: хәтерсезлекнең яше юк, төгәлрәге, өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, балалар да бу чирдән бердәй интегә. Хәер, өлкәннәрнең әле бер плюсы бар: алар бүген иртән нәрсә ашаганны белмәсә дә, «теге» заманны, үткәнне бик яхшы хәтерли. Олыгайгач хәтер йомгагы кабаттан кирегә сүтелә башлый икән диючеләргә бер дәлил инде бу кадәресе. Бик кызык бит: моннан 30-40, хәтта 50 ел элек булган вакыйгаларга бәйнә-бәйнә сөйләгән өлкәннәр, чират кичә-бүгенгегә килеп җиткәч, тупикка килеп төртелә. Күрәсең, үткән еллар эчендә аларның баш мие үзенә кирәкле, җитәрлек мәгълүматны шыплап тутырган, башкасына урын калмаган. Мәгълүмат «базасы»ның, «хәтер сандыгы»ның мөмкинлекләре чикле диюем.
Бүген дә бит яшьләр, яшүсмеләр арасындагы хәтерсезлекне баш миендә мәгълүмат күплек белән аңлатырга тырышучылар бар. Бу заман чирен әйләнә-тирә мохит, яшәү рәвешебез белән бәйләүчеләр дә, генетик үзгәрешләргә сылтаучылар да, стресс, көчле авыру, травма кичерү нәтиҗәсе дип караучылар да, башкача уйлучылар да җитәрлек. Сәбәпләре, чыннан да, күптер. Югыйсә, бу дәрәҗәдә үк хәтерсезләнмәс идек. Укытучылар да бит балаларның шигырь-кагыйдә ятлау сәләте кимүе, хәтта тапкырлау таблицасын авырдан өйрәнүләре турында сөйли.
Хәтерсезлек дигән проблемага, баксаң, галимнәр дә битараф түгел икән. Бүген дөньяда һәркем хәтер югалтуның нинди дә булса формасы белән - өлешчә яки тулысынча амнезия белән бер генә булса да «бәрелешми» калмаган дип саный алар.
Хәтта феноменаль хәтергә ия булучылар да аннан тулысынча азат була алмый икән. Чөнки хәтер дигәнең шулкадәр катлаулы психологик процесс, анны югалтуның (онытуның дип тә укы) табигатенә бәйле рәвештә галимнәр әллә ниткән теорияләр, бик күп хикмәте ачышлар ачкан, исбатлаган. Хәтер яхшыртуның да йөзләгән ысулларын тәкъдим итәләр.
Шулай да иң яхшысы ни дип тәкъдим итәләр, дип уйлыйсыз? Әйе: «Повторение - мать учения». Кеше гадәттә үзенә кызыксыз һәм аңлаешсыз мәгълүматны тиз оныта икән. «Кеше кайгысы кешегә иртә керә, кич чыга» диюләре тикмәгә генә түгел, димәк. Ә кайбер нәрсәләр, киресенчә, йөрәккә кан белән язылгандай, уелып кала. Ничек кенә онытырга тырышсаң да, күп вакытлар үтү белән дә онытылмый. Онытуның, хәтерсезлекнең бердәнбер файдалы ягы шушы очракта була аладыр...
Без еш искә ала торган әйберләр исә «озак сроклы хәтер»гә теркәлә һәм анны алыштырырлык, аннан да тәэсирлерәк башка мәгълүмат булганчы, онытылмый да икән. Әле тагын «кыска сроклы хәтер»дә бар ди бездә. Анысы яңасын кабул итүгә үк онытыла да, диләр. Баксаң, безнең «хәтер сандыгы»нда һәр мәгълүмат аерым, үзенең коды белән саклана икән. Менә нилектән хәтеребезне «уятырга» үзебездән башка беркем дә ярдәм итә алмый.
...Галимнәр ни генә дисә дә, безне нәрсәләр белән генә шаккатырырга теләсә дә, шунысы хак: хәтерсезлек бүген шактый кискен төс алды.
Кирәкмәгән мәгълүматтан арынып, аларны файдалысы белән алыштырсак, бигрәк тә балаларыбызны хәтерләре белән шөгыльләнергә күнектерә алсак, бәлки бераз булса да файдасы булыр? Бүген иртән нәрсә ашаганыбызны, иртәгә үткәнебезне оныта барсак, киләчәгебез нинди булыр да, үткәне булмаган нинди буын килер? Киләчәк көнебез дә булмаган килеш ничек яшәрбез?
Фото: http://sugrob.com/zdorove/2288-dolgaya-pamyat.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250