Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Җиңел пар белән!” яки Балтачта мунча эшлиме?

Шимбә көннәрдә хәзер авыл урамнарына элекке кебек тәмле мунча исе чыкмый инде. Язылмаган закон кебек, ул чакта мунчаның аерым бер көне бар иде шул.

Хәзер күпләр инде су китереп, утын белән мунча якмый. Томалап, исе беткәнне өчәр сәгать көтә торган мунчалар бик-бик сирәк кенә калды, авыл урамнары буйлап үткәндә таныш бу тансык ис балачакка алып кайтса да, мәшәкате күпкә аз булган, өйләргә терәлеп торган газ мунчалары дөнья рәхәте шул. Атнаның, көннең, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә "ә" дигәнче әзер була, эссе-кайнарлыгын көйләве дә уңай...
Мунча турында уйланып утырганда, Балтачта элек бик данлыклы булган торак-коммуналь хуҗалыкка караган мунча искә төште бит әле. Бүген дә эшлиме икән, минәйтәм.
Баксаң, хәзер ул атнага бер көн - шимбә генә, иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли икән. "Сигезгә кадәр мунчага кертәбез, алар чыкканчы тугыз тула, - дип сөйли унөч елдан артык шушы мунчада эшләүче Лилия Вәлиуллина. - Уртача 40-50 кеше килә. Өлкәнрәкләр иртәнге якта килсә, яшьрәкләр кичке якны үз итә.
- Уңайлыклар бармы соң? - дип кызыксынам.
- Аерым кабиналар, бассейннар юк инде үзе, электросауна бар, җылы, салкын суы килеп тора... Бер йөргән кеше яратып йөри. Әле үзләре мунча салгач та, безгә чабынырга йөрүчеләр бар.
Бәясе белән кызыксынган идем - анысы бер кешегә 50 сум икән.
Фото: http://www.okkarta.ru/places/sauna.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250