Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Игътибарлы булыйк!

Яз җитеп килгәнен базарларда яшелчә, чәчәк орлыклары сатучылар күбәюеннән дә чамаларга була. Оешмадан-оешмага йөреп сатучылар да орлыкларның ниндиләрен генә тәкъдим итмиләр.

Шуңа күрә яшелчә орлыклары сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәк. «Россельхознадзор»ның республика идарәсенең орлык контроле белгечләре тарафыннан базарларда һәм сәүдә предприятиеләрендә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә күп кенә орлыкларның яраклылык сроклары чыкканлыгы һәм килеп чыгышлары да билгесез булуы ачыкланды. Димәк, бу гади сатып алучыга аеруча уяу булырга кирәк дигән сүз. Алданмас өчен орлыкның таныклыгы белән кызыксыну һич тә зыян итми. Анда исә орлыкның партия саны, тишелеш дәрәҗәсе, куллану вакыты күрсәтелгән булырга тиеш.
Шулай ук җиләк-җимеш үсентеләре дә кайчакта тиешле документларсыз сатыла. Нәтиҗәдә сортлы алмагач урынына кыргый «китайка» утыртып куюың да бик мөмкин. Шуның өстәвенә ул авыру белән дә зарарланган булса, бакчаңдагы сәламәт агачларга да зыян китерәчәк әле. Мондый күңелсез хәлгә калмас өчен үсентенең озынлыгы, тамырлары саны күрсәтелгән документка, шулай ук кайсы питомникта үстерелгәнлеге язылган сорт тәңгәллеге сертифкатына игътибар итәргә кирәк. Әйтик, Краснодардан ките¬релгән үсентеләрне алмавың хәерлерәк, чөнки алар безнең климатка бик сирәк яраклашып китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250