Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Игътибарлы булыйк! Аяныч хәлләр килеп чыкмасын!

«Себердә соңгы тәүлектә урмандагы янгыннар саны бер ярым тапкырга артты… Байкал арты төбәгендә янгыннар 24 мең гектар җирне уратып алган… Алдагы якшәмбе көнне Хакасиядәге янгын нәтиҗәсендә 23 кеше үлде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, коры үләннән чыккан янгында меңнән артык йорт янган…». Бу тетрәндергеч хәлләрне барыбыз телевизор, интернет аша күреп, укып торабыз.
Шөкер, алдагы елда безнең урманнарда янгын очраклары булмады. Аяныч хәлләр килеп чыкмасын дисәк, үз районыбызда кичекмәстән чараларны соңга калмыйча күрергә кирәк. Көннәрне җылытып җибәрү һәм коры тору сәбәпле урманнарда учаклар, иске калдык үләннәрне, чүп-чарны ягу катгый рәвештә тыела. Административ штрафлар күләме артып тора, физик затларга ул 1500 сумнан, юридик затларга кимендә 50 мең сумнан башлап салына. Янгын куркынычы янаса, Арча районы Лесхоз бистәсендәге 8 8436 651301 яисә Балтачтагы 2-98-07 телефон номерларына ашыгыч рәвештә шалтыратуыгызны сорыйбыз.
Үзебездә дә күптән түгел аздан гына бәла-каза булмый калды. Берничә көн элек Кара күлгә бара торган юл кырыенда коры үләнгә ут төрткәннәр иде. Кисәтүләргә карамастан, Яңгул авылы янындагы чүплекне дә яндыралар. Яшерен-батырын түгел, авыл эчләрендә дә бакчаларда, хуҗалык территорияләрендә чүп-чарларны ягу күзәтелә. Мондый битарафлылык очракларына тап булсагыз, кичекмәстән 01 яки 2-58-01 телефон номерына хәбәр итегез.
Фото: http://www.ntv.ru/novosti/1392802/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250