Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Илфак ҺИДИЯТОВ: "Безнең урамга да бәйрәм килде"

Моннан 14 еллар элек, авылыбызның мөхтәрәм кешесе Дамир Нәсыйх улы Салихов ярдәме һәм көче белән авылыбызның төп урамына асфальт җәелгәч, без, Х.Туфан урамында яшәүчеләр, үзебезне кимсетелгәнрәк итеп хис иткән идек.

Кыш һәм җәй көннәрендә юлсызлык ул кадәр сизелмәсә дә, язгы һәм көзге пычракларда бик авыр була иде.
Һәм менә, ниһаять, күптән түгел безнең урамга да бәйрәм килде. Авылыбызның без яши торган урамына 700 метр озынлыкта каты түшәлмәле юл салынды. Без хәзер асфальтка тиң нык юлдан рәхәтләнеп атлыйбыз. Иртә торып урамга чыгып баскан саен сөенәбез. Явымлы көннәрдә пычрак ерасы юк дип тынычлап торабыз. Шушы ук чорда Салавычның Салих Сәйдәшев урамына да 530 метр озынлыкта шундый ук юл түшәлде.
Юл салу эше үзебезнең районның «Агрохимсервис» эшчеләре көче белән башкарылды. Юл өчен кирәкле материалларны ташуда шоферлар бик тырышып эшләделәр. Алар арасында үзебезнең авыл егетләре Алмаз Нәфыйков һәм Фәрит Рәхматуллин да бар иде.
Безне шушындый нык юл салып шатландырганнары өчен район һәм авыл җитәкчелегенә, юл салуда көче кергән һәр кешегә урамыбызда яшәүче барча кеше исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Фото: http://disput-pmr.ru/threads/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250