Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Илгиз Рәсим улы Гыйләҗетдиновның хәрби бурычын бик яхшы үтәве турында район башлыгы исеменә хат килгән

Әти-әни өчен баласының яхшы гамәлләрен ишетеп-күреп торудан да зур сөенеч бар микән.

Бу көннәрдә Балтачта яшәүче Илһамия һәм Рәсим Гыйләҗетдиновларның да шатлыгы зур. Уллары хезмәт иткән частьтан район башлыгы исеменә хат килгән бит. Анда Илгиз Рәсим улы Гыйләҗетдиновның үз алдына куелган хәрби бурычны бик яхшы үтәве һәм моның өчен частьның Мактау таныклыгы белән бүләкләнүе турында языла.
Лаеклы ул тәрбияләп үстергән өчен Илгизнең әти-әнисен хәрби часть командованиесе Рәхмәт хаты белән бүләкләгән. Һәм 28нче май көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров үз кабинетында район хәрби комиссары Илфат Гайфетдиновны да чакырып, Илгизнең әнисе Илһамиягә әлеге бүләкләрне тапшырды.
Илгиз Балтач урта мәктәбен медальгә тәмамлаган. Әти-әнисенә мәшәкать ясамыйча гына үзе Казан федераль университетына чит телләр буенча укырга кергән. Монда аның тырышлыгын, сәләтен күреп Төркия вузында да укытып кайтарганнар. Сессия араларында Америка Кушма Штатларына барып эшләп белемен практик яктан ныгытып кайткан.
Һәм югары белем турында диплом алуга үз теләге белән армиягә киткән. Мурманскидагы хәрби частьта автомобиль взводында хезмәт итә. Әле мәктәптә укучы энесе Ильяс та хәзердән үк: «абый кебек булам, армиягә барам», - ди.
Улларыннан гел яхшы хәбәрләр генә ишетеп торган әти-әнинең тормышлары көйле. Хезмәт урыннарында макталалар. Икесе дә район электр элемтәсе узелында хезмәт куя алар. Әле менә узелга яңа трактор кайткач, хезмәт осталыгын искә алып, аны һич икеләнүсез Рәсим Гыйләҗетдиновка ышанып тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250