Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Илшат Нуриев: "7 айда 1 миллиард сумнан артык продукция җитештереп, 21 миллион сумнан артык салым гына түләдек".

Балтач сөт-май комбинаты (соңгы елларда исеме әлләничә тапкыр үзгәрсә дә, район халкы аны һаман шулай дип йөртә) райондагы иң эре промышленность предприятиеләренең берсе.

Бүген биредә 230 кеше хезмәт куя. Аларның айлык хезмәт хакы 25 мең сум тәшкил итә. Кайчандыр «Вамин» исеме астында йөргән шушы предприятиедә булып, сайлаулар алдындагы андагы атмосфера белән кызыксынып, предприятие директоры Илшат Габделфәрт улы Нуриев белән сөйләштем.
- Халык бердәм, күмәк бездә, һәрвакыт киләчәккә ышаныч белән карыйлар, үзләреннән торганын эш урыннарын да җиренә җиткереп башкаралар. Предприятиенең илдә иң кыен чакларда да җимерелмичә ышанычлы адымнар белән баруында тату коллективның, биредә моңа кадәр эшләгән җитәкчеләрнең роле зур, - дип башлап китте ул.
- Сез директор булып күптән эшлисезме?
- 2009нчы елның мартыннан. Предприятиедә зур төзелешләр, реконструкцияләр үткәрелгән чор иде. Сөт эшкәртү һәм сөт продуктлары ясау өчен Испания, Швецария, Италиядән кайтарылган җиһазлар урнаштырылды. Бу үзгәртүләргә «Вамин Татарстан» җәмгыяте 800 миллион сумлык акча кертте. Бүген комбинаттагы эшләрнең автоматларга көйләнүе шул чактагы зур финанс чыгымнары тотып башкарылган реконструкциянең нәтиҗәсе.
- Элек районның барлык колхозлары сөтен сезгә китерә иде. Хәзер сигезе генә сезнең белән эш йөртә. Ул автоматларны тулы куәтенә эшләтерлек продукция җитәме соң?
- Зарланырлык түгел. Шулай да күбрәк продукция эшкәртә алыр идек. «Вамин Татарстан» җәмгыяте тырышып калдырган үзгәртүләр шулай дип әйтергә мөмкинлек бирә.
Ләкин конкуренциягә каршы килеп булмый. Кем кайда тели шунда бирә сөтне. Югыйсә, без дә начар түләмибез. Моңа кадәр һәр килограммына 16 - 16 сум 50 тиен түләп бардык. Фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларның җыйган сөтне безгә тапшырулары зур өстәмә булып тора.
Без ясый торган төп продукция хәзер сыр. Ә 1 тонна сыр ясау өчен 12 - 15 тонна сөт кирәк. Сырның 1 килограммын 195-197 сумга бирәбез. Ә супермаркетлар аңа 350 сумга кадәр бәя куеп саталар. Халык уйлый инде: комбинат сөтне арзанга алып, сырны, майны кыйммәткә сатып баеп ята дип. Баерсың.
Быелның беренче яртысы мин директор булып эшләгән елларның иң авыр чоры булды. Комбинат зыянга эшләде. Инде бу кыен хәлдән чыгып киләбез. Гамәлгә куючылар да, район җитәкчелеге дә коллектив белән кызыксынып, гел ярдәм итеп торалар.
Бүген сөткә район хуҗалыкларына 5 миллион сум бирәчәгебез булса, районның 3 күмәк хуҗалыгыннан шул чама алачагыбыз бар. Кыен чакларында безгә сөт тапшыручыларга даими ярдәм итеп торабыз. «Сосна», «Труд», «Яңа тормыш», «Кама», «Борнак», Тимирязев исемендәге, «Якты юл», «Активист» хуҗалыклары җитәкчеләре белән аңлашып, килешеп эшлибез. Үзара партнерлыгыбызны ике як өчен дә отышлы итеп оештыруда район хакимиятенең булышлыгы зур.
- Булышлык димәктән, комбинатның үзенең районга ярдәме ничек?
- 7 айда 1 миллиард сумнан артык продукция җитештереп, 21 миллион сумнан артык салым гына түләдек. Аның 6 миллион 500 мең сумы районда кала торган салым. Сосна мәктәбенә даими ярдәм күрсәтәбез. Соснадагы «изгеләр чишмә»сен торгыздык.
Якын киләчәктә суы Сосна авылы өйләренә килә торган чишмәне ремонтларга планлаштырабыз. Балалар арасында төрле ярышлар, хоккей уеннары, Сосна авылы һәм район Сабантуйларын үткәрүдә сизелерлек химаячелек ярдәме күрсәтәбез.
Районда уза торган барлык чараларда да актив катнашабыз. Елның елында комбинаттан бу максатларга 1 миллионнан артыграк сум чамасы акча бүлеп бирәбез.
- Ниятләрегез изге. Эшләрегез уң булсын, планнарыгыз тормышка ашсын. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Фото: http://halalrt.com/newslist?i=1934

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250