Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иминиятләштерүчене сайлау тәртибе үзгәртелде

Быелдан башлап мәҗбүри пенсия иминиятенең пенсия тупланмаларын формалаштыру өлешендә иминиятләштерүчене сайлау тәртибе үзгәртелде.

Пенсия фонды идарәсенең бүлек җитәкчесе Гөлнара Сабирова белдерүенчә, иминиятләүче Россия Федерациясенең Пенсия фонды да, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды да булырга мөмкин. Пенсия тупланмалары белән идарә итүне шәхси идарә компаниясенә тапшырсаң да, мәҗбүри пенсия иминиятләүчесе булып барыбер дә Пенсия фонды торачак.
Элек дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлау буенча гаризаны теләсә-кайсы дәүләтнеке булмаган пенсия фондында (НПФ) язарга була иде. Ә алар исә әлеге мәгълүматларны Пенсия фондына тапшырдылар. Шулар нигезендә гражданның пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерелде.
Ә хәзер пенсия тупланмаларын урнаштыру буенча гаризаны Россия пенсия фондының теләсә-кайсы клиент хезмәтенә бирергә кирәк. Гаризаны элеккечә үк почта аша да җибәрергә мөмкин. Бу очракта шәхесне аныклау һәм иминиятләнгән затның имзасы төп нөсхәдә булуны ачыклау нотариус тарафыннан башкарыла.
Шул ук вакытта Пенсия фонды, 2014-2015 елларны мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләүчене сайлау, турыдан-туры пенсия белән тәэмин итү вариантын сайлау белән бәйле. Ә бу сайлау ни өчен кирәк? Бу хакта Гөлнара Сабирова менә нәрсәләр ди:
Әгәр 1967нче елгылар һәм яшьрәкләрнең пенсияләре җыелма өлеше дәүләт пенсия фондында була икән, ул тулысынча иминият өлешенә күчә һәм пенсия күләмен арттыра. Ә дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булса, 6 проценты җыелма өлешендә кала. Ә калганы иминият өлешенә китә.
Пенсиянең җыелма өлешендә 2014нче елга кадәр тупланган акчалар югалмый.Яңача тупланма өлешне исәпкә алу 2016нчы елдан башлана. Аңарчы кайсын сайлавыгызны күрсәтеп, Пенсия фондына гариза язасы була, моны 2015 елның 31 декабренә кадәр эшләргә кирәк.
ото: http://opstrend.ru/novosti-pensionnoy-reformy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250