Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Интернет битләреннән кеше турында кызык фактлар

1. Кеше үпкәләренең гомүми мәйданы зур теннис уйный торган мәйданга тиң. 2. Кешенең уң як үпкәсе суланган һаваны күбрәк сыйдыра. 3.Кешенең күзе төснең 10 000 000 төрле төсмерен сиземли. 4.Кешенең иң көчле мускулы - аның теле 5. Йөрәк-кан системасының иң актив чоры тәүлекнең кичке сәг. 6 га туры килә, ә...

1. Кеше үпкәләренең гомүми мәйданы зур теннис уйный торган мәйданга тиң.

2. Кешенең уң як үпкәсе суланган һаваны күбрәк сыйдыра.

3.Кешенең күзе төснең 10 000 000 төрле төсмерен сиземли.

4.Кешенең иң көчле мускулы - аның теле

5. Йөрәк-кан системасының иң актив чоры тәүлекнең кичке сәг. 6 га туры килә, ә иң зәгыйфь вакыты-төнге 3-4 сәгатьләр арасында.

6.Күзләр ачык килеш төчкереп булмый.

7. Кешенең организмында 2000гә якын тәм сизә торган рецепторлар бар.

8. Кешенең тәне буенча кан, зур кешедә 20-28 секунд эчендә, бала тәне буенча -15, яшьүсмер тәне буенча 18 секундта тулы әйләнеш ясый.

9. 36 800 000 - Кешенең йөрәге елга шуның кадәр тибә

10. Бала туганда аның 300ләп сөяге була, олы яшьтә гәүдәдә 206 сөяк кенә кала.

11. Кеше үз гомерендә туклану өчен 2,5 т аксым, 1,3 т май, 17,5 т углевод һәм 75 т су куллана.

12. Дальтонизм - төс аермау чире белән ир-атларларда хатын-кызларга караганда 10 тапкыр ешрак күзәтелә.

13. Зәңгәр күзле кешеләр авыртуга сизгерерәк.

14. 100 төрледән артыграк вирус борынга томау төшүнең сәбапчесе булырга мөмкин.

15. Олы яшьтәге кеше тәнендәге нервларның озынлыгы 75 километрга якын.

16. Мессопотамиядә пациенты үлгән табибны шундый ук язмыш көткән, әгәр дәвалаган кеше сукырайса, табиб та күзсез калырга тиеш була.

17. Кеше тәне буенча нерв импульслары бер секундка 90 метрга тарала.

18. Кешенең чәч калынлыгы сабын куыгы тышчасы калынлыгыннан 5000 мәртәбә юкарак.

19. Кешедә якынча 2 миллионга якын тир бизләре бар. Ир-атлар, хатын-кызларга караганда 40 процентка артыграк тирлиләр.

20. Бала туганда аның баш миендә 14 млрд. нерв күзәнәкләре була һәм бу сан кеше гомере буенча үзгәрми. 25 яшьтән соң аларның саны көн саен 100 меңгә кимеп бара. 40 яшьтән соң баш миенең үзгәрүе тизләнә, 50 яшьтән соң нейроннар (нерв күзәнәге) кибә башлый һәм баш миенең күләме дә кими. Бу битне укып чыкканчы 70 нейрон инде үлгән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250