Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Интернетта... китап киштәсе яки замана китапханәләргә дә үзгәреш кертә

«2009-2014 һәм 2020нче елга кадәр Татарстан Республикасында китапханә эшен үстерү» озак сроклы программасы гамәлгә кертелгән иде.

Нәтиҗәдә райондагы 34 китапханәнең барысы да диярлек интернетка тоташтырылды, аларга сканер, принтерлар бирелде. Чутай һәм Әтнә китапханәләре дә иртәгәбүген интернетлы булачак.
- Хәтерләсәгез, 8-9 ел элек китапханәләргә китаплар кайтмый башлады. 2007нче елдан федераль бюджеттан субсидия бирелә башлау кирәкле китапларны сайлау мөмкинлеге тудырды. Без укучыны үзен кызыксындырган китаплар белән тәэмин итә алдык. Бу эш быелга кадәр дәвам итте. Китапханәләребезнең китап фондлары күзгә күренеп баеды, - ди районара китапханәләр челтәре директоры Резеда Зарипова.
Бу күренешләр, әлбәттә, алда әйтелгән программаның зур бер плюсе. Шушы программа кысаларында «Модель китапханәләр» дә ачыла башлады. Заман таләпләренә туры килгән, китап фонды һәм укучылары күп, эш күрсәткечләре югары булган һәр зонадагы бер китапханә сайланган. Салавыч, Чепья, Шубан, үзәк балалар китапханәләре өстәмә рәвештә компьютер, проектор, экран белән тәэмин ителгән. Киләчәктә дә әлеге эш дәвам итәчәк.
Китапханәләр барлык мәгълүмат агымнарын һәм сервис төрләрен бергә тупларга, укучылар даирәсен киңәйтергә омтыла. Китапханәчеләр даими рәвештә яңа эш алымнары һәм формалары эзли, һөнәри осталыкларын үстерә. Китап укучылар өчен даими очрашулар үткәрә. Төрле тематикага багышланган чаралар да халыкны китапханә белән якынайта.
Яшьләр электрон китапларга өстенлек бирсә дә, урта буын һәм өлкәннәр әле һаман да кулга тотып укыган китапны берни алыштырмый дигән фикердә. Шуңа күрә дә безнең китапханәләрдә абунәчеләр саны кимеми.
Резеда Зарипова белдерүенчә, район үзәк китапханәсеннән хәтта җәйге чорда да кеше өзелми. Бистә балалары гына түгел, әбибабайга кунакка кайткан балалар да биредә даими кунак икән. Авылларда шул ук хәл күзәтелә. Үзләрендә булмаган китапларны үзәк китапханәдән соратып алалар.
Китапханә бүген әнә шулай заман белән бергә үзгәрә, аңа яраклаша. Тик китапларның кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияләве, үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә өйрәтүе генә үзгәрешсез кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250