Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ирләрнең дә теше үтә

«Хезмәт» газетасы кайнатмалар конкурсы игълан иткәч, мин дә үзем уйлап тапкан рецептлар белән уртаклашырга булдым.

Күп хуҗабикәләр төрле-төрле җиләк-җимештән бик тәмле кайнатмалар әзерлиләр. Шулар өстенә тагын туңдыргычта туңдырып куялар, компотлар ябалар.
Минем рецептлар компот яратучылар өчен. Гадәттә компотны зур банкага җиләк-җимеш, шикәр комы, кайнар су салып ясыйлар. Моңа күп банка һәм аларны урнаштыру өчен зур урын кирәк.
Мин менә берничә ел инде җиләк-җимешне җыям, чистартам, юам, сок сыккыч аркылы чыгарып согын алам. Калганын хәләл җефетем Суфия эшләп бетерә. 1 килограмм сокка (1 литр түгел) 1 килограмм шикәр комы кушып, бераз кайнатканнан соң, пыяла банкаларга боргычлы калай капкач белән каплап ястына куябыз. Ул анда берничә ел да сакланырга мөмкин. Бу югары концентрацияле сироп була инде. Быел Суфия тоз күлендә ял иткәндә чия сиробын башыннан ахырына кадәр үзем ясадым.
Без мондый сиропларны кара миләштән, кызыл миләштән, баланнан, чиядән ясаганыбыз бар. Җиләк-җимешнең төренә карап 50-60 процент сок чыга. Кура җиләге һәм башка сусыл җиләкләрдән дә яхшы, мул сироп эшләп булыр иде дип уйлыйм.
Төшле җимешләрне сок сыккычка салгач (төшен алып тормыйм) аларның төшләрен җимеш салган тишектән кире аттыра, шуңа күрә андыйларын ишек алдында урын әзерләп эшлим. Сок чыгарганда сок сыккычны еш чистартырга кирәк, юкса җиләк кабыклары сеткага тыгыла һәм сок кире якка ага башлый. Сетканы чистартканда тышка атылып бетмәгән төшләр дә алына. Әгәр сок кире якка да ага калса, ул массаны аз гына күләмдә кайнар су белән юдыртып сөзәргә дә файдаланырга була.
Бу ысулның яхшы яклары шунда - бик тиз һәм кирәкле күләмдә эчемлек әзерләргә була.
Аз гына сироп салып кайнаган су агызсаң эчемлек әзер. Зур банкадагы компот кыш көне ачсаң тиз генә эчелеп бетмичә бозылырга мөмкин, кәстрүлдә кайнату да мәшәкатьле һәм вакытны ала. Кайнатмалар турында сүз чыкса хатын-кызларны күз алдына китерәбез. Һичшиксез иң тәмле кайнатмаларны хуҗабикәләр әзерли,кухняда да алар хуҗа. Ләкин ир-атлар арасында да кухняга «теше үтүче»ләр күп.
RS. Кара миләш сиробы югары кан басымын төшерү өчен файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250