Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ишекләр һәрчак ачык

20-21нче апрель көннәрендә Юнчы номерлы районара салым инспекциясенең Балтач бүлекчәсендә «Ачык ишекләр көне» булды. Әлеге көннәр махсус «Ачык ишекләр көне» буларак билгеләп үтелсә дә, биредә һәркөн кырмыска оясын хәтерләтә: кемдер консультациягә, кемдер декларация тапшырырга килә, телефон аша элемтәгә чыгучылар да була.

30нчы апрельгә кадәр декларация кампаниясе дәвам итә, шул уңайдан бу көннәрдә әлеге юнәлештә консультацияләр дә үткәрелде. Шулай ук «Салым түләүченең шәхси кабинеты» эшли башлау да халык өчен күп кенә уңайлыклар тудырды. Салым инспекциясенә килгән граждан иң элек гариза яза һәм аңа пароль бирелә. Шул пароль белән \ллл/\ллг16па!од.ги сайтына кереп үзеңнең милкең, үзеңә исәпләнгән салымнар турында мәгълүмат алырга мөмкин. Шулай ук салым органнарына үзеңне кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итәргә, салымнар түләргә һәм үзеңнең бурычларың турында белергә була.
Салым түләүчеләр игътибарына тагын шуны җиткерәсе килә: «салым хатлары» быел бераз үзгәреш кичерә. Җир, торак, транспорт салымнары бер белдерү кәгазе (уведомление) белән киләчәк, ә квитанцияләре төрле булачак. Салымнарны түләү вакыты 1нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Рәсемдә: 10нчы номерлы районара салым инспекциясенең Балтач бүлеге җитәкчесе Руфинә Гыйләҗева һәр клиентка ачык йөзле, тәмле сүзле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250