Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“IT-Чемпион” бәйгесенең беренче этабы тәмамланды, икенчесе башланды

Татарстанда "IT-Чемпион" бәйгесенең беренче этабы тәмамланды. Конкурсның җиңүчеләре бәйгедә катнашкан 39 меңнән артык укучы арасыннан сайлап алыначак.

Соңгы ике елда Татарстанда "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Бу конкурс республикада гына түгел, ә Россия күләмендә дә танылу алды. Республикада белем алучы укучыларның хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм күрсәтүе федераль дәрәҗәдәге түрәләрне дә шаккаттыра. "IT-чемпион" конкурсы исә яңадан-яңа үрләр яулый...

"IT-чемпион" бәйгесенең беренче этабы тәмамлануга, ягъни бүген бу чараның икенче этабына старт бирелде. Шунысы мөһим: башка конкурслар белән чагыштырганда ул бераз үзгәрешләр кичерәчәк.

Әлеге бәйгене үткәрү кагыйдәләренә яңалыклар кертүнең максаты - конкурсны укучылар арасында тагын да популярлаштыру икән Мәсәлән, призларның саны һәм төре үзгәрә. "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр заманча смартфон белән бүләкләнәчәк. Балларын бүләккә алыштырырга теләүче укучыларга бирелә торган бүләкләр күләме дә арттырыла.

Тагын бер үзгәреш кайсыбер төр дәүләт хезмәтләре өчен баллар күләмен арттыру белән бәйле. Мәсәлән, торак-коммуналь түләүләре башкарган өчен укучыларга баллар күбрәк саналачак. Бәйгегә нәтиҗәне 30 ноябрьдән соң ясарга уйлыйлар, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото: http://ayrum.ru/upload/medialibrary/b5a/b5a481453cabba591cc085437f2679a0.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250