Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Июнь ае райондашыбыз Бәлхыйс Сираҗиеваны мәңгелеккә арабыздан алып китте.

Бәлхыйс Хәйрулла кызы Сираҗиева 1932нче елның 2нче мартында Түбән Субаш авылында дөньяга килә.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Балтач мәктәбендә урта белем алып, Арча педагогия училищесында укытучы һөнәрен үзләштерә.
Хезмәт юлын, башлангыч сыйныф укытучысы булып, Акман авылы мәктәбендә башлый. 1957нче елда пионерлар йортына директор итеп билгеләнә.
1963нче елда Балтач мәктәбендә укытучы булып эшләгән җиреннән районның методик кабинетына җитәкче итеп күчерелә.
1968нче елда исә Бәлхыйс Хәйрулла кызы Сираҗиева Балтач район Советы депутатлары башкарма комитеты карары белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә.
1971нче елны Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алгач, хезмәт юлын Балтач мәктәбендә дәвам итеп, 1991нче елда лаеклы ялга чыга.
Бәлхыйс Хәйрулла кызы Сираҗиева - ачык йөзле, киң күңелле, тирән белемле, зур оештыру сәләтенә ия талантлы укытучы иде. Ул хезмәттәшләренең олы ихтирамын, укучыларының хөрмәтен казанды. Нинди хезмәткә алынмасын, аның эшчәнлеге югары бәяләнә, күп тапкырлар партия линиясе буенча, Мәдәният министрлыгы, район җитәкчелегенең рәхмәт хатларына, медальләренә ия була хезмәт ветераны.
Бәлхыйс Хәйрулла кызы даими рәвештә актив җәмәгать эше дә алып барды. Лаеклы ялга чыккач, «Хезмәт» газетасы редакциясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Республика вакытлы матбугаты битләрендә дә язмалары еш басылды.
Бүген инде Бәлхыйс Хәйрулла кызы безнең арабызда юк. Балаларының, оныкларының олы кайгыларын уртаклашабыз, ныклык, сабырлык телибез.
Фото: http://vk.com/club31397682

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250