Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Реклама

“Каенлык”ка кил, ал, куанычын күр (+фото)

Күп сөйләгәнче һәркемнең килеп бер күрүе отышлырак булыр “Каенлык” базасын. Килегез, алыгыз, куанычын күрегез.

Йортыбызда ниндидер үзгәрешләр ясарга ашыгабыз икән әлбәттә, сайлау алдында калабыз. Плитканы ниндине алырга да, линолеумның кайсы матур булыр... Сораулар күп, ә җавапны бистәдә урнашкан “Каенлык” базасында (Балтач бистәсе, Шакиров урамы, 14 йорт) таба алачаксыз.

 
Биредә эчке эшләр алып бару өчен товарлар ассортименты бик киң, шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, заман белән бергә атлаучы “Каенлык”та хәзер 45 төрле ламинат та сатыла башлады. Тагын бер яңалыкны җиткерәсе килә, бүгенге көндә әлеге базада төрле матур рәсемнәрдән эшләнгән 3D эффектлы ПВХ панельләр дә сатуга чыгарылды, алар һәркемнең күңелен яуларлык итеп эшләнгән.
 
 

 

 
Алардан тыш гади генә саморездан алып, линолеум, идән һәм стена плиткалары, ОСП, сэндвич панельләр, утеплительләр, пенопласт, фанер, евровагонка, тәрәзә төпләре, крепеж, гипсокартон һәм башка күп кенә әйберләр дә бар.
 
 
Нәкъ шәһәрдәгечә бер җирдән килеп бөтен әйберне комплектлаштырып алу уңайлы да, арзангарак та чыга. Чөнки күпләп алучыларга биредә һәрчак ташламалар каралган. Шулай ук кирәкле җиргә кадәр илтеп бирү дә бар. Бәяләренә килгәндә, линолеумның бер кв.метры 360 сумнан башлана, ОСП һәм фанерныкы (10 мм) - 500, ә 32нче класслы ламинат 480 сумнан тәкъдим ителә.
 
 
Атнаның җиде көнендә дә иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр биредә һәркемне якты йөз белән каршы алачаклар. Сезгә кирәкле әйберләрне җыеп биреп, складта булмаган очракта кыска вакыт эчендә алып кайтып та бирәчәкләр. Әле тагын бер плюсе бар, бездә бит халык әйберне күп итеп, ягъни запас белән алырга ярата, “Каенлык”тан алган әйбер артып калган очракта аны кире китереп була. Сораулар булган очракта, 89179343942 телефон номеры аша элемтәгә керергә мөмкин.
 
 
Райондашлар, һәркемнең дә яратып йөри торган, кергәч бөтен нәрсәне алып чыга алырдай ниндидер кибете була, “Каенлык” базасы да шундыйлардан. Күп сөйләгәнче һәркемнең килеп бер күрүе отышлырак булыр. Килегез, алыгыз, куанычын күрегез.
 

 

 

 

 

 

 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стройбаза каенлык