Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кар чистартучы трактор баланы күмеп калдырган

Фаҗигага китергән гадәттән тыш хәл Екатеринбургта булган. Бала комада ята.

Юлны кардан чистарткан вакытта трактор бер тонналап авырлыктагы карны кечкенә кыз бала өстенә өеп куйган. Трактор йөртүче шунда ук узып баручылар белән баланы казып алырга керешкән.

Уртак тырышлык белән 9 яшьлек кызны кар астыннан казып чыгара алганнар. Әмма аның йөрәге тибүдән туктаган була инде.

Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре баланың клиник үлем кичерүен ачыклый. Кызны коткарып калу өчен реанимация гамәлләрен ясарга керешәләр. Бала хәзер комада - реанимация бүлегендә ята, ди. Табиблар аның кома халәтеннән чыгу-чыкмавы буенча фаразлар бирергә ашыкмый, дип хәбәр итә «Матбугат.ру».

Фото: kazanfirst

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250