Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Кариле авылы урамында этләр ботарлап китә язды”, ди Миңзифа апа.

Кичә - 12нче февраль көнне кичке сәгатьләрдә Кариле урамы буйлап төшеп барам, өере белән этләр килә. Бер унлап эт булгандыр.

Берничәсе чылбырлы да иде әле, димәк, хуҗалы этләр. Шул арада мине уратып та алдылар. Юлдан узып баручы "Газель" машинасының шоферы килеп, этләрне куып җибәреп, мине коткармаган булса, белмим, ахыры нәрсә белән тәмамланган булыр иде икән. Ул егеткә гомеремне саклап калганы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ә Норма авыл җирлеге идарәсе этләрне атуны оештырсын иде.
Әгәр минем урында берәр бала булса, ярдәмгә килүче кеше дә очрамаса, барчабызны тетрәндерерлек вакыйга булуы ихтимал бит...
Миңзифа апагыз, Кариле авылы.
Фото: http://ru.tsn.ua/ukrayina/stai-ozloblennyh-brodyachih-sobak-stali-golovnoy-bolyu-dlya-ukrainskih-gorodov-311747.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250