Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайгы җиле ишек какмасын...

Тыныч кына көн күргәндә, көтмәгәндә кайгы җиле безнең гаиләнең дә ишеген шакыды.

Төмәндә яшәүче улыбыз Рәиснең 54 яшендә кинәт гомере өзелде. Ул көннәрнең авырлыгын нинди сүзләр белән сөйләсәң дә аңлатырга мөмкин түгел. Тирән кайгыбызны уртаклашырга тирә-ягыбызда яхшы кешеләр булды. Улыбыз Рәисне соңгы юлга озатканда зур ярдәм күрсәткән Смәел халкына, мәчет картларына, төн саклаучыларга, туганнарга, күршеләргә, балаларга, киленнәргә зур рәхмәт. Атналар, көн-төн буе дару һәм уколлар кадап, дәвалап торган кызыбыз Гөлфияне, якты йөзләре, йомшак сүзләре белән юаткан газиз балаларыма Аллаһ Тәгалә киләчәктә дә ярдәменнән ташламасын. Шулай ук газета аша Рәиснең сыйныфташлары һәм дусларына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Балаңны югалту хәсрәте беркемгә дә язмасын. Бу ачы әрнүләрне күргәннәргә Ходай сабырлык бирсен. Яңа ел барыгызга да тазалык-саулык, зур шатлыклар гына алып килсен. Барыгызга да ихтирам белән, әнисе Фәүзия, әтисе Гарифулла.
Смәел авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев