Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайсы яхшырак: кер порошогымы, әллә гельме?

Шулай итеп, базарда кер порошокларына җитди көндәш – гельләр пәйда булды. Аларның кайсы әйбәтрәк соң?

Башта тарих битләренә күз салып алыйк. 1953 елда Советлар Союзында кер юу өчен тәүге синтетик порошок – «Новость» пәйда була. Хуҗабикәләр ярты гасыр дәвамында әнә шул «Новость» һәм аның «туганнары» ярдәмендә керне кайната, җебетә, юа… Химиклар әле 2000 нче елларда гына яңа югыч матдәләр, яңа кушылмалар уйлап тапты. Шулай итеп, базарда кер порошокларына җитди көндәш – гельләр пәйда булды. Аларның кайсы әйбәтрәк соң?

Аермасы
Кер порошогының җитди бер кимчелеге бар – каты кисәкчекләре начаррак эри. Шунлыктан кер машинасы тартмачыгында «таучык» ясалып, порошокны эчкә үткәрми башлый. Аннан килеп, тукымада ак эзләр яки порошок тузаны калдырырга да мөмкин. Шулай итеп, без чисталык-пакьлек исе белән бергә, анысын да иснәргә мәҗбүрбез. Шул ук вакытта порошок кисәкчекләрен саклап калган тукыма купшылыгын, йомшаклыгын җуя.

Бүгенге порошоклар составына ПАВ (поверхностно-активные вещества – керне асылда шул матдәләр чистарта), хуш ис өстәүче, агартучы матдәләр, фосфатлар һәм поликарбоксилатлар (юшкын булдырмаучы матдәләр) керә. Инде әйткәнебезчә, порошокның төп «эш аты» – ПАВ. Калганнары – «ярдәмчеләр» генә. Болары никадәр азрак күләмдә булса, шуның кадәр яхшырак. Ник дигәндә, әйтик, фосфатлар бик көчле аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Гельгә килсәк, суда тиз һәм бик яхшы эри. Шуңа күрә киемдә беркайчан ак эзләр калдырмый. «Ярдәмчеләре» дә – азрак күләмдә. Инде килеп, тукымадан да, кер машинасы детальләреннән дә тиз генә юыла торган продукт.

Үзенчәлекләре
Кием-салым бигрәк тә җәй көннәрендә еш юыла. Хәер, ирләрнең аксыл күлмәкләре, хатын-кыз блузкалары елның теләсә кайсы фасылында көн саен диярлек кер машинасына эләгә. Ә бу тукыманың тизрәк бозылуына китерә: төсе югала, катып китә, төерчекләр хасил була. Еш юыла торган кием-салым өчен иң кулае – гель. Беренчедән, ул куллану өчен тулысынча әзер. Эрү өчен өстәмә вакыт кирәкми, димәк, кернең чайкалып бетмәвеннән курыкмыйча гына, кыска вакытлы юу режимын сайларга мөмкин. Икенчедән, гель керне тел-теш тидергесез итеп юсын өчен, су температурасының 30 – 40 градус булуы да җитә. Ә порошок белән юганда, кер бик чиста юылсын өчен кайнаррак су таләп ителә. Кайнар су исә, белүебезчә, кер машинасының су җылыткычында юшкын барлыкка китерә. Ә юшкын – техниканы сафтан чыгаруның төп сәбәпләреннән берсе. Порошокның тагын бер кимчелекле ягы – чамасын белмичәрәк салып җибәргәндә, машина детальләренә порошок тузаны утыра. Кер юу машинасын чистарту өчен махсус әйберләр дә бар анысы. Әмма, дөресен генә әйткәндә, күбебезнең аларга акча исраф итәсе килми. Техниканы ремонтлауның кыйммәткәрәк төшәчәге турында исә бөтенләй дә уйлыйсы килми…

Гомумән, гель порошокка караганда экономиялерәк: җылымса суда да керне бик әйбәт юуы электр энергиясен янга калдыру мөмкинлеге бирә. Машинага суны озак җылыту таләп ителми икән, димәк, анда юшкын да утырырга өлгерми, дигән сүз.
Әлбәттә, төрле кешенең зәвыгы төрлечә, һәм һәрберебез теге яки бу сәбәпләр табып, үзенә күбрәк ошаганын сайлый. Әмма бу берничек тә заманча технологияләр нигезендә эшләнгәннәре белән кызыксынуга комачаулый алмый. Ә заманча гельләр, дөрестән дә, начар түгел.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр кер порошогы гель