Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайсын сайларга икән…

Уку елыныӊ икенче яртыеллыгы башланып китү белән чыгарылыш сыйныф укучылары алдында мәктәпне бетергәч кая барырга дигән: җаныӊ тарткан уку йортынамы, әллә инде КПУгамы( куда папа устроит) , йә булмаса коммерция югары уку йортынамы - болар барысы да үзенеӊ икеләнүләре белән яшүсмернеӊ күӊелен борчып торучы мәсьәлә.

Югары уку йортлары вәкилләре, хәзер авылларга чыгып, үзләрендә белем алу киләчәккә нинди яхшы юл икәнен аӊлаталар, ягъни булачак студентларны барлыйлар. Югары уку йортлары арасында Казан ислам университеты аерым урын алып тора. Ник дигәндә, бирегә кабул ителәчәк укучылардан, башка уку йортларыннан үзгә тагын бер сыйфат сорала, ул - ислам динендә булуыӊ һәм шул тәгълимат буенча яшәвеӊ.Халкыӊа хезмәт итим дисәӊ - тагын бер югары уку йорты үзенә чакыра. Монысы - Россия ислам институты. Бу уку йортында дини белем белән бергә дөньяви белем дә бирелә. Икътисад, лингвистика, журналистика факультетлары үзенеӊ укучыларына серле Көнчыгыш һәм Азия илләренеӊ үсеше, үзара аралашу һәм хезмәттәшлекне ныгыту аша илебезгә, шул исәптән Татарстаныбызга файда китерү юлларын күрсәтәчәкләр. Бу турыда Балтач районы урта мәктәп директорлары белән очрашу вакытында Татарстан Президенты Аппаратыныӊ эчке эшләр департаменты әйдәп баручы белгече Хайдаров Ләззәт әфәнде бик ышандырырлык итеп сөйләде. Уку йортларындагы тәртип, укырга керү мөмкинлекләре турында Россия ислам институты проректоры ярдәмчесе Мунзафиров Ренат әфәнде чыгышы тыӊланды. Бу юнәлештә укырга теләге булган укучылар Балтач мәчетенә мөрәҗәгать итә алалар.
Фото: http://www.engec.ru/statii/statiopostupleniivvuz/kuda-postupat-uchitsya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250