Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда 72 яшьлек әбине 6 мәчесе ашаган

Күрше фатирыннан килгән сасы искә зарланып, полиция бүлегенә мөрәҗәгать килеп ирешә.

Чакыру буенча килгән хокук саклау хезмәткәрләре фатирда 72 яшьлек пенсионер карчыкның мәетенә тап була. Ул үзе генә 6 мәчесе белән яшәгән.
Күршеләре сүзләренә караганда, өлкән яшьтә булуына карамастан, әби алкоголь яраткан.
Экспертлар пенсионер әбинең 25-26 сентябрь көннәрендә үлүен ачыклаган. Шул вакыттан бирле яткан гәүдәне ач мәчеләр кимерә башлый. Хайваннарны урамга чыгарып җибәрү куркыныч тудырганлыктан, әлегә аларның язмышы билгеле түгел. Хәзерге вакытта әбине үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана, дип яза Интертат сайты.
Аллам сакласын, начар гадәтләрнең ахыры да начар тәмамлана шул. Изге бәйрәм алды көннәрендә яман гамәлләрдән сакланып, алга таба алардан арыну өстендә эшләсәк иде.
Фото: http://m.prokazan.ru/news/view/53118

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250