Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанга барган идем...

Юньле кеше этен дә урамга куып чыгармый торган бер көндә ихтыяри мәҗбүри дигәндәй Казан каласына барырга туры килде.

Көчле җил, кар катыш яңгыр ява, аяк асты карлы-сулы пычрак боламык. Резин итек кисәң салкын, күн итектән су үтәргә мөмкин... Барыр юл да ерак. Автобус белән озак, ә таксилары кыйммәт. Иң отышлы вариант мәрхәмәтле шоферларга кул күтәрү. Шөкер, озак көтәргә туры килмәде, музыкасы ярты Балтач халкын уятырлык дәрәҗәдә яңгыраган машина туктады. Утырдык. Урыс икән. Җыр сүзләренә игътибар итәм, мәгънәле: зона, җимерелгән язмышлар, хыянәт, ачы хакыйкать Һәрхәлдә, кушымтадан гына торган такмаклар түгел.
Юлыбыз үтә хәвефле. Менә сәгать күчерүнең зыяны, Сәгать иртәнге 7гә якынлаша, әле чын төн. Әнә кап-караңгыда, шушы пычракта автомобиль көтүче балалар шәйләнә. Их, чыгарып бастырасы иде караңгылатылган тәрәзәле яхшы машинада үтеп киткән берәр түрәне! Бу балаларны күргән саен йөрәк әрни, чөнки үз балаларым заманында күрше авылга йөреп укыды.
Һава торышы начар булгач, машиналар да сак хәрәкәтләнә. Арада кызу тизлек белән үткәннәре дә очрый. Машинаның алгы тәрәзәсенә пычрак сылана. Берни күренмәгәнлектон шофер катлап сүгенә, Җитмәсә, салондагылардан рөхсәт тә сорап тормыйча тәмәке тарта, исе күңелгә тия. Өстәвенә, бер үк дискны әйләндерә дә, әйләндерә. Күз алдына мәетләр, анасын күрер өчен зонадан качкан егетне «ботарлаган» Себер бүреләре килә (җыр текстлары).
Ниһаять, Казанга килеп җиттек. Казан су эчендә. Ничек гиз генә эшләрне төгәлләп, исән-имин өйгә кайтасы?! Шөкер, һәммәсе уңай килеп, ике сәгатьтән кабат Компрессорлар заводы янында машина аулаучылар арасында идем. Көтәргә туры килде. Инде такси яллыйсы булыр дип торганда, бер рәхимле бәндә килеп туктады. Балтачка кайтучылар өчәү генә икәнбез. Кагынып кереп утырсак та, киемнәрдән су ага.
Шоферыбыз утыз яшьләр тирәсендә, игътибарлы, җор телле, гомумән, искиткеч юлдаш булып чыкты. Аның кешелекле мөгамәләсе күңелләрне дә, күшеккән тәнне дә җылытып җибәрде. Сөйләшә торгач Алан егете булуы, «Балтач газы» оешмасында эшләве ачыкланды, читтән торып КХТУ бетергән. Оста гөмбәче, аучы да икән. Мәктәптә укыганда көрәш белән «җенләнгән». Кечкенәдән әти-әнисенең кул арасына кереп, сагыз җыеп, аны кайнатып, сатып йөргән малай соңрак эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый, кибет тә тота, хәйрия акцияләрендә актив катнаша. Сагыз димәктән, сүз уңаеннан шунысын да әйтү урынлы булыр: урман куенына сыенып утырган «алан»лыларның сагызлары районда данлыклы.
Минем егет дигәнем өч бала атасы булып чыкты. Балалары, гаиләсе турында шулкадәр яратып, илһамланып сөйли! Беренче сыйныфта укучы улын тәрбияләү алымнары мавыкт ыргыч та, көләрлек тә, тәҗрибә дә алырлык. Уку-укыту системасына, дәреслекләргә бәяләмә бирүе мөгаллимә, «Әдәби уку» дәреслеге авторы буларак минем өчен аеруча әһәмиятле иде. «Әлифба»ны җиңел үзләштерәләр, «Азбука» катлаулы, текстларда әле өйрәнмәгән хәрефләр еш очрый икән. Хатыны мөгаллимә булса да, җыелышларга әти кеше үзе йөри, шуңа күрә мәктәп эшчәнлегеннән хәбәрдар.
Барыр юл катлаулы, күз күреме начар. Шулай да юлдашым Хәлим тирә-якка күз салып кар сарган яшь каеннарга, табигатькә сокланырга, Карадуган юлына кергәч чип-чиста ак кар даласын күреп гаҗәпләнергә дә өлгерә! Районның иң гүзәл табигать почмаклары турында мавыгып, ләззәтләнеп сөйли. Аңа юл уңае булмаса да без, пассажирларны Карадуган юлыннан кереп, Кече Лызи авылында калдырып китте.
Кайткач «Балтач газы» оешмасында эшләүче энем Раушанга Хәлим турында сөйләдем, ә ул аның үз эшенең остасы, ярдәмчел, һәр эшкә сәләтле, максатчан булуын да өстәде.
Мин юлларда күп йөрим. Күбрәк студент егетләр туктап утырта. Яшьләрнең күпчелеге мәрхәмәтле, өлкәннәргә ихтирамлы, яшьләргә игътибарлы. Өлкәннәр яшьләрдәге тискәре сыйфатларны күпертмичә, Хәлим кебек егетләрнең киләчәкне төзүче икәнен аңлап, хезмәтләрен бәяләп ихтирам итә белсә икән! Тормыш дилбегәсе алар кулына каласы бит.
Язмамда беренче карашка берни белән дә аерылып тормаган яшьләребезнең илебез язмышын хәл итүчеләр булачагын әйтергә теләгән идем. Яшь чакта кем ялгышмаган да, абынып борынын канатмаган... Үзәге нык булса, андыйлар ялгышлардан сабак алып, Хәлим кебек ир-егетләр булып җитешер... Юлдашың шәп булса, эт чыкмаслык көндә дә рәхәтләнеп юл йөреп кайтырга була икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250