Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кече бизнеска зур өметләр

«Район сәнәгатендә эшмәкәрлек, фермер һәм крестьян хуҗалыклары: Үсеш юллары. Бизнес проектларда дәүләт ярдәме» дигән исем астында узган конференциянең төп максаты район бизнесы үсешенең перспективалы юнәлешләрен билгеләүдән гыйбарәт иде.

Район кече бизнес белән шөгыльләнү, вак предприятиеләр санын үстерү буенча стабильлек саклый. Ваклап сату, җәмәгать туклану өлкәсендә бизнес бүген шактый ныгыды ( 200 санда кибет, сәүдә белән шөгыльләнүче 250 эшмәкәр бар), шулай ук чәчтарашханә, көнкүреш техникасын ремонтлау, автосервислар, такси, транспорт һәм трактор хезмәте, медицина, юридик хезмәтләр күрсәтү кебек төрләр районда киң җәелеп килә. Җитештерү өлкәсендә исә бизнесның катнашуында шулай да акрынлык күзәтелә. Бу өлкәдә бүгенге көндә бигрәк тә төзелеш материаллары җитештерү, агач эшкәртү, тимердән әйберләр ясау, азык продуктлары, икмәк пешерү һәм кондитер эшләнмәләр җитештерү, ит продуктлары әзерләү, тегү эше буенча да күпмедер алга китеш күзәтелә. ЮОдән артык шәхси эшмәкәр төрле төзелеш хезмәте күрсәтә.
Балтач районы авыл хуҗалыгы районы буларак билгеле, шул исәптән, шәхси хуҗалыкларда да авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү югары дәрәҗәдә. 2011нче елда барлыгы шәхси хуҗалыкларда 1 миллиард 400 миллион сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, бу, нигездә ит һәм сөт җитештерү белән бәйле. Район буенча халыкта җитештерелеп сатылган 15 мең тонна сөтнең 13 меңе эшмәкәрләр көче белән җыелып, эшкәртү предприятиесенә озатыла. 2011нче елда райондагы барлык кече предприятиеләрдә 350 миллион сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелде. 400 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылды, 1 миллиард 378 миллион сумлык ваклап сату әйләнеше тәэмин ителде. Бу сан районның ваклап сату әйләнешенең 92 процентын тәшкил итә. Районның бюджетын формалаштыруда да кече бизнестан кергән өлешнең зур булуы күренә. Былтыр җирле бюджетка 25 миллион сумлык салым кергән һәм бу сан ел саен артып бара. Кече бизнес районда җитештерелгән тулаем продуктның 15-18 процентын били. Кече бизнеста 3 меңнән артык кеше эш белән тәэмин ителгән. Аларның уртача хезмәт хакы 7,5-8 мең сум.
Күргәнебезчә, эшмәкәрлек сәүдә тармагында зур урын биләп тора һәм киләчәктә дә шушындый юнәлештә кече бизнес эшчәнлеген дәвам итсә, кискен үсешкә ирешә алмаячак. Сәүдә, билгеле булганча, җирле халыкның кеременнән чыгып бәяләнә һәм аның тормыштагы ихтыяҗлары белән бәйле. 2011нче елда район халкының кереме 4 миллиард сум күләмендә билгеләнгән. Әлеге юнәлештә җирле халыкның керемен арттыру өстендә эш дәвам итә.
Бүгенге көндә республикабызда эшмәкәрлекне үстерү буенча төрле программалар эшләп килә. 2011нче елда безнең районда «Лизинг-грант» программасы буенча 16,7 миллион сумлык 12 грант алынды. Мәсәлән, бүгенге көндә шәхси эшмәкәрләр «Лизинг- грант»ка агач һәм полимер эшкәртү, тимер эшләнмәләр җитештерү өчен станок җиһазлар, тракторлар һәм башка төрле техника кайтартып, эшчәнлекләрен башладылар.
Эшмәкәрлекнең игътибарын җитештерү өлкәсенә юнәлтергә кирәк. Бигрәк тә бүгенге технологияләр кечкенә генә мәйданчыкта да төрле җитештерү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Безнең район өчен актуаль булып авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртеп, кулланучыга җиткерү тора. Шул исәптән автокомпонентлар җитештерү һәм полимерлар эшкәртү производствосын булдырырга кирәк.
Тагын шунысы мөһим, безгә тиз арада уртача хезмәт хакы турындагы белешмәгә дөрес, төгәл статистик отчет бирү кирәк. Республика буенча караганда кече предприятиеләрдәге уртача хезмәт хакы республиканың уртача күрсәткеченнән артыграк. Ә безнең районда киресенчә, статистика мәгълүматлары буенча, арада хезмәткәрләренә минималь хезмәт хакыннан да түбәнрәк хезмәт хакы түләүче эшмәкәрләр дә бар. Мондый эшмәкәрләр белән сөйләшүләр үткәрелде, киләчәктә эшчәнлекне яхшырту өстендә эшләргә кирәклеге турында җитди сүз булды.
Шулай ук районда эшмәкәрлекнең биләгән урыны төрле чаралар үткәргәндә иганәчелек ярдәме күрсәтүдә дә чагыла. Мәсәлән, шәхси эшмәкәрләрдән Закировлар, И.Галиуллин, А. Нотфуллин, Р.Сәгыйтова, Р.Нәсыйхов, Ф.Хөсәенов, Н.Гыйльмуллина, Ф.Әхмәдиев, В.Җәләева һәм башкалар активлык күрсәтүләре белән аерылып торалар. Алар шулай ук хәйрия акцияләрендә дә актив катнашалар.
Эшмәкәрлекнең өметле үсеше җитештерүдә бары яңа төр инновацион технологияләр, фәнни-технологик ачышлар кулланганда гына мөмкин. Әлеге алым дәүләт ярдәменнән, банкларның кредит ресурсларыннан тиешле дәрәҗәдә дөрес файдаланганда гына уңыш китерә. Киләчәктә дә районда кече һәм урта бизнес үстерү юнәлешендә киң масштаблы эш алып бару күздә тотыла.

Рәсемдә: эшмәкәрләр алдында муниципаль район башлыгы Марат Хәй улы Зарипов чыгыш ясый.


Рәсемдә: зал дикъкать белән тыңлый, фикер йөртә.

Алмаз ЗӘКИЕВ
Район икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250