Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңел күреп шатлана

Июль аенда Кенәбаш авылында булып узган бик көчле давыл авыл халкын тетрәнергә мәҗбүр итте. Ул көнне авылыбызда өй түбәләре, шиферлар, хәтта агачлар да очып йөргән.

Туган авылымны беренче мәртәбә шундый хәлдә күргәч, йөрәгем кысылып куйды. Ярый әле кеше корбаннары юк. Боз болгатып, кара балчык белән тигезләгән бәрәңге бакчалары да, җимерелгән стеналы йорт һәм амбар да, хәтта киртә-коймаларсыз калган һәм түбәсеннән шиферларын алып аткан мәчетебез дә сугыш арты елларын хәтерләтергә бик мөмкин иде. Шушы хәлдән соң зыян күрүчеләр җайлап кына бөтен җирләрен җыештырып, яңарттылар, бары мәчет кенә ямьсез күренешне истән чыгармады. Көзге эшләр бетеп, бераз хәл алгач, авылыбызның киң күңелле, уңган егетләре мәчетне һәм аның яннарын җыештыру, чистарту, төзекләндерү эшенә тотынды.

Авылга килгән һәркемне каршы алып торучы иман йорты янында кырмыскалардай бөтерелүчеләрне күргәч эчкә җылы йөгерде, кайберләре акчалата ярдәм итсә, күпчелеге кул көче куйган. Бар бит әле авылыбызда да игелекле кешеләр дип куандым. Шундыйлар рәтенә Рамил Гыйльмуллин, Ринат Ибәтуллин, Фаил Фәйзрахманов, Камил Гафуров, Айдар Юнысов, Нургаяз Вәлиев, Илмир Садриев, Наил Юнысов, Илдус Закиров, Азат Гыйләҗев, Рәдиф Зиятдинов, Әдһәм Фәткрахманов, Тәлгать Гыйльмуллин, Рәфыйк Фәйзрахманов, Мәдинә Зыятдинова, авылыбыз кияүләре Илнур Ибраһимов, Илгиз Гыйматов та (Рәсимә Вәлиеваның тормыш иптәше) керә.

Мәчетебез тирәсен элеккесеннән дә уңаерак итеп эшләп, иман йортын янәдән балкып тору дәрәҗәсенә китерүчеләрнең эше үзләренә изгелек белән әйләнеп кайтмый калмас. Амин!
25 ел буе Кенәбаш мулласы вазыйфасын башкарган, ләкин күптән түгел гүр иясе булган Нәфыйк Гафуровның да якты истәлегенә әлеге изге эш олуг дога булып барып ирешер дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250