Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңел май демонстрацияләрен сагына

Календарьда «кызыл» көннәр, ягъни бәйрәмнәр, ил күләмендә ял дип игълан ителгән көннәр арта барган саен, аларның кыйммәте кими бара. Күбесенең «дәрәҗәсе» шул ял көне булуда.

Ул инде кызыл белән язылмаган бәйрәмнәрне әйтеп торасы да юк. Гадәти көннән берни белән аерылмый, күңелдә бәйрәм рухы уятмый торган төссез, мәгънәсез бәйрәмнәр җыелмасын хәтерләп кала торган да түгел. Күбесенең бәйрәмгә әйләнү тарихы,сәбәпләре дә аңла-шылмый. Юкса, бәйрәм булгач, бәйрәм дип игълан ителгәч, ул инде шушы исемгә лаек булырга, ягъни һәркем көтеп алырлык булырга тиеш. Ярый әле, шушы хакыйкатькә җавап бирерлек, бөтен кешенең җанын «уята» торган Гает бәйрәмнәребез, балалар көтеп ала торган Яңа ел, Сабантуйларыбыз бар. Тагынмы, 23 февраль, 8 Март бәйрәмнәрендә (игътибар итсәк, элекке, еллар дәвамында билгеләп үтелә торган бәйрәмнәрдә) бераз җанланып алабыз икән әле.
Ә элекме? Ул чакта календарьда кызыл белән билгеләнгән бәйрәмнәр бармак белән санарлык һәм аларны һәр мәктәп баласы яттан белә, зарыгып көтә иде. Әлеге бәйрәмнәргә алдан-ала күтәренке рух салына, шуңадырмы, алар менә, чыннан да, илкүләм бәйрәмгә әйләнә иде. Бүген мондыйлар исемлегендә бердәнбер 9 Май гына калды шикелле. Кайчандыр иң зур, иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе булган 1 майда да инде бу җанлану сизелми. «Беренче Май Өндәмәләре» астына берләшеп, әлеге бәйрәмнең, чыннан да, Тынычлык, Хезмәт, Май бәйрәме булуына ышанып үскән идек тә... Өлкән буын әле кечкенә авылларда демонстрацияләр үтүен хәтерләсә, кечерәк чакта үзебез дә тынычлык күгәрченнәре ясый (һәм шуның белән тынычлыкны ныгытуга өлеш кертәбез дип ышанып!), бу көнгә дип атап, алдан-ала тал, сирень ботакларын суга утыртып, яшелләндерә, аларны конфет кәгазеннән үзебез ясаган чәчәкләр белән бизи идек... «Ишелеп» килгән котлау открыткалары исә һәр йортка бәйрәм рухы алып килә иде.
... Бүген дә күңел тынычлык, бәйрәм рухы, бәйрәм күтәренкелеге тели. Һәр йортка, һәр кешегә, гомумән, тынычлык, ил күләмендә...
Кариле балалар бакчасы сабыйлары Хезмәт һәм Тынычлык бәйрәмен зур әзерлек белән каршылый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250