Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кенәбашта яшәгән төпчек энебез Фидаил көтмәгәндә фаҗигале төстә арабыздан китте

Мәрхәмәтлегегез күңелләрдә Дөньяда иң кадерле кешеләреңне югалтудан да авыр кайгы юктыр, мөгаен. Быелгы кояшлы, матур сентябрьнең 24ендә Кенәбашта яшәгән төпчек энебез Фидаил көтмәгәндә фаҗигале төстә арабыздан китте. Яшисе дә, яшисе иде әле аңа! Нибары 39 яше тулган иде.

Шушы авыр көннәрдә безнең белән бергә булган, кайгыбызны уртаклашкан дусларыбыз, хезмәттәшләребез, укучылар, укытучылар коллективлары, әти-әниләр һәм барлык авыл халкына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Безне аңлаган, хәлебезгә кергән барыгызга да рәхмәт, мондый әче хәсрәт кичерергә язмасын сезгә.
Туганнары исеменнән апалары Надия, Рания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250