Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күгәрченнәр кая киткән?

Кыштан бирле игътибар итәм: авылда бер "бөртек" тә күгәрчен күренми.

Элек ел әйләнәсе лапасларда, тәрәзә кәрнизләрендә гөрләп утырган кошлардан, әйтерсең, "җилләр исте". Кышын гына түгел, яз җиткәч тә тынычлык кошларыбыз күренмәде, бүген дә юк.
Бер елны сыерчыклар бик аз кайткан иде, быел алар, гомер булмаганча, аеруча күп кайттылар. Карлыгачлар да ишле күренә.Чәүкәләр, каргалар да бар. Күгәрченнәрсез барыбер күңелсез. Вакытлы гына күренеш булырмы, монысын киләчәк күрсәтер. Ә сездә күгәрченнәр бармы?
Сәбәп нидә дип уйлыйсыз? Әйдәгез, фикер алышыйк әле.
Фото: http://joyreactor.cc/post/344750

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250