Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кичен Казан үзәгендә зур янгын булды (ФОТО, ВИДЕО)

Кичке сәгатьләрдә Казан үзәгендә зур янгын дөрләде. Казанның Пушкин урамы 5 нче йортта 18:50 сәгатьтә чыккан янгынны 22:08 сәгатьтә сүндерделәр.

Казанның Пушкин урамындагы 5 нче йорттагы янгын турында хәбәр кичен 18:50 сәгатьтә керә. Янгын иң югары каттагы фатирдан чыккан.

Ялкын фатирда гына чикләнеп калмый, йортның түбәсенә дә "сикерә". Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренә караганда сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Гомумән алганда, коткаручылар 46 кешене эвакуацияләгән, 156 кеше, аларның 36сы балалар, йорттан үзләре чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр урынына шәһәр мэры Илсур Метшин да килгән.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, кичке сәгать 8дә янгын 150 квадрат метр мәйданга таралып өлгергән. Янгын белән көрәшкә 84 кеше, 23 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Гадәттән тыш хәл йорттагы бер фатирда эретеп ябыштыру эшләре башкару аркасында килеп чыккан. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин җиткергән. Әлеге эш йортның 5 нче катындагы фатирда башкарылган. Фатир хуҗасы караватны эретеп ябыштыру эше белән мәшгуль булган. Очкын идәндәге такта ярыгына төшкән һәм ут капкан.

Ир-ат башта янгынга каршы үзе генә көрәшеп караган. Әмма ялкын түбәгә үрмәләгән, диелә.

22:08 сәгатьтә янгынны сүндерделәр. Түбәдәге ачык ялкын бетерелде, дип хәбәр иткән ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. Хәзерге вакытта корылмаларны сүтү, кирәк урынга су сибү эше бара, дип хәбәр итә ул.

Чыганак: intertat
Фото: matbugat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250