Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Киңәш бирер кеше бар

Күптән түгел Чепья мәдәният йортында «Юридическая консультация» дигән элмә такта пәйда булды. Яңалыклар белән кызыксынуым көчле булганга, шунда юнәлдем.

Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе бүлмәсендә компьютер артында мөлаем генә егет утыра. «Ни хәлләрегез бар, апа, әйдәгез, рәхим итегез, утырыгыз. Нинди сорауларыгыз бар?» дип каршы алды ул мине. Бераз әңгәмә корып утыргач, егетнең Арбор авылыныкы икәнлеген белдем. Сүзеңне бүлдермичә тыңлый, күңелле әңгәмәдәш.
Таза, сәламәт егетнең КАИның радио-техник бүлеген тәмамлап, диплом алу куанычын көтелмәгән авыру аяктан ега. Инде тернәкләнеп килгәндә, көзен тагын авыру кабатлана. Инде монысында 35 көн аңсыз, 2 ай селкенмичә яту. Гаиләсенең, бигрәк тә әтисе Таһир абыйның тырышлыгы нәтиҗәсендә Ранилне Мәскәүгә Бурденко исемендәге нейрохирургия институтына илтүгә ирешәләр. Мәскәүдә егет яңадан утырырга, йөрергә, аяк-кулларын «иярләргә» өйрәнә. Тормышны яратуы, үҗәтлеге, көчле ихтыяр көче, гаиләсенең ярдәме белән аякка баскан егет кешегә салынырга яратмый. Берәр нинди ярдәм, яңалык булмасмы дип, республиканың «Сукырлар җәмгыятенә» керә һәм компьютерлар курсын тәмамлый. Алган һөнәре буенча эшләргә сәламәтлеге комачаулый. Югалып калмый, ТИСБИның юридик факультетына кереп, 2011нче елда диплом ала. Тик торуны яратмаган Ранил эш эзли башлый - башта Казанда, анда мөмкинчелекләр зуррак дип, аннан Балтачта. Каршылыкларны үзе җиңәргә өйрәнгән егет беркөнне район башлыгы ишеген шакый. Игътибар белән тыңлаганнан соң, Марат Хәйевич Зарипов булышырга вәгъдә бирә. Хакимият ярдәме белән югары белемле Ранил Гыйльванов бүген Чепья ягы зонасында яшәүчеләргә эш көннәрендә юридик ярдәм күрсәтә. Хәзерге мәшәкатьле дөньяда юридик белемсез бер адым да атлап булмый. Әле документларда төгәлсезлек, әле сату-алуда алдану, гаиләдә аңлашылмаучанлык, эштәге көйсезлек, мирас бүлү һәм башкалар беребездән дә ерак йөрми. Авылыбыздагы юридик ярдәмнән әле күпләр файдаланыр һәм аны оештыручыларга рәхмәтле булыр. Ранилгә сәламәтлек, эшендә уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250