Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Киңәшләр һәрчак юлдаш

Мин күп еллар комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Авыл кешесенең тырыш хезмәт белән яшәвен күреп үстем. Яңгул урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Нормадагы 96нчы номерлы һөнәр лицеена укырга килдем. Монда тәҗрибәле укытучылар һәм мастерлар техника серләренә өйрәтә. Фән атналыкларының да даими булып торуы безнең белемебезне ныгытуга ярдәм итә.

Күптән түгел «Лицейның иң оста автомобиль йөртүчесе» конкурсы булып узды. Конкурсның беренче этабында танылган автомобиль йөртүче Тәлгать абый Гаязов белән очраштык. Ул автомобиль белән идарә итү буенча күп кенә файдалы киңәшләрен бирде. Тәлгать абый Рәсәйнең һәм СНГ илләренең бик күп шәһәрләрендә булуы белән безне хәйран калдырды. Фаил абый Мөхәммәтшин 96нчы һөнәр лицеен тәмамлаган кеше. Ул районыбызның полиция хезмәткәре. Күп еллардан бирле полиция автомобильләрен йөртүче тәҗрибәле хезмәткәр безгә үзенең төпле киңәшләрен бирде.

Шулай ук ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать абый Шәфигуллин белән «Юл-транспорт бәхетсезлекләрен булдырмауда автомобиль йөртүчеләрнең бурычлары» дигән темага очрашу булды. Ярышларның йомгаклау этабына да ЮХИДИ җитәкчесе үзе килде. Финалга чыккан 30 егетнең төрле алымнар белән белемнәрен тикшерде. Шуларның 17се ярышны дәвам итү мөмкинлегенә иреште. Фәргать абыйның бик гадел «хөкемдар» булуына сокландым.


Ярышта җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм мактау таныклыклары белән бүләкләнде. Мин үзем беренче урынны алдым. Икенче урынга Азат Хәбибуллин (32нче төркем), ә өченче урынга шул ук төркемдә белем алучы Раил Низамов лаек дип табылды. Фәнзил Хәбибуллин, Илназ Закиров, Илфат Мөхәммәдуллин, Райнур Гыйльметдинов, Алмаз Хәйруллиннар төрле номинацияләр буенча җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250