Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көн дә бәйрәм, көн дә...

Бүген берәр истәлекле бәйрәм юкмы икән дип календарьны ачып карасам, шаккаттым. Бүген унбер (!) төрле бәйрәм, 28 истәлекле көн икән.

Безнең күбебез өчен гап-гадәти бер якшәмбедә атом промышленносте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көн машина төзелеше, халыкара ишетмәүчеләр, Рәсәйдә генераль директор көне (!) дә. Ерак Көнчыгыштагылар Тигр көнен билгеләп үтсә, 28 сентябрь - бөтен дөньяда котыруга каршы көрәш көне дип игълан ителгән.
Бер көндә унбер төрле бәйрәмне билгеләп үткәч, иртәгә инде гадәти эш көне дип уйлыйсызмы? Юк шул. Иртәгә - дөньякүләм ... ЙӨРӘК көне. Менә монысы ичмаса барыбызга да кагыла - бүгеннән үк йөрәкләрегезне саклый башлагыз!
Фото: http://www.allmoldova.com/news/medpark-otmechaet-vsemirnyj-den-serdca/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250