Төрлесе
Көннәр буе яуган явым-төшем бакчаларга гына түгел, ә урманнарга да уңай йогынты ясаган
Татарстанда көннәр буе яуган явым-төшем бакчаларга гына түгел, ә урманнарга да уңай йогынты ясаган. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында хәбәр иткәннәр.
Соң өлгерә торган җир җиләкләренең чери башлавы бердәнбер тискәре күренеш булган. Тәҗрибәле бакчачылар көн саен бу җиләк түтәлләрен карап торырга тырыша. Башка ысул да бар - өлгереп җитмәгән җиләкләрне өзеп алу.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре билгеләп үткәнчә, июньдә һава торышы үсемлекләр вегетациясе өчен уңайлы. Шулай ук урманнарда вазгыять үзгәрде - озак вакытка сузылган корылыктан соң, агачлар терелде.
Аграрий-галимнәр фаразынча, июльдә һава торышы барысын да куандырачак - җылырак булачак. Алынган дым җимешләрнең һәм җиләкләрнең актив рәвештә өлгерүенә ярдәм итәчәк.
Чыганак: «Татар-информ».
Фото: http://187875.ua.all.biz/sazhency-klubniki-klubnika-sorta-honej-g3013300
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев