Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Конкурс игълан ителде

Балтач муниципаль районы башлыгының 2012нче елның 2нче апрелендә кабул ителгән 55нче номерлы карары белән, муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә резервка керү хокукына конкурс игълан ителде.

Конкурс үткәрүнең төп максаты - югары муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы затларның тиешле квалификацион таләпләргә туры килүен ачыклау:
- югары һөнәри белем;
- муниципаль хезмәтнең баш яисә әйдәп баручы вазыйфаларында ике елдан да ким булмаган яки һөнәре буенча биш елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе булу.
Конкурста 18 яше тулган гражданнар катнаша ала.
Конкурс Балтач муниципаль районы башлыгының 2009нчы елның 30нчы маенда кабул ителгән 67нче номерлы карары белән расланган «Балтач муниципаль районында җитәкче кадрларның резервын туплау тәртибе турында»гы нигезләмәгә таянып үткәрелә.
Нигезләмә, конкурс комиссиясе составы, районның җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең резерв туплана торган югары вазыйфалар һәм конкурс комиссиясенә тапшырырга кирәкле документлар исемлеге белән Балтач районының http://baltasi.tatar.ru рәсми сайтында таныша аласыз. Конкурс 2012нче елның 14нче маенда Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42нче йорт адресы буенча район Советының оештыру бүлегендә үткәреләчәк.
Конкурста катнашу өчен документлар 2012нче елның 11нче май көнне 17.00 сәгатькә кадәр, конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан, түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
Балтач шәһәр тибындагы поселок, Ленин урамы, 42нче йорт. Район башкарма комитеты бинасы, Знче кат, район Советының оештыру бүлеге. Эш сәгатьләре: 8.00дән 17.00, шимбә көнне 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр.
Белешмәләр өчен телефон: 2-54-84.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250