Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Контракт буенча хәрби хезмәтнең өстенлеге дә бар, кимчелеге дә юк түгел

16 июль көнне район хакимияте йортында контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләсенә багышланган җыелыш узды. Кичә Татарстан Республикасы Хәрби комиссары генерал-майор С.Н.Погодин белән очрашу булды.

Ул һәм контракт буенча хезмәт итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче командасы очрашуга килгән райондашларга бу хезмәтнең өстенлекләре турында сөйләделәр.
Быел Балтач районыннан 8 кеше контракт буенча хезмәт итәргә киткән. Республика куйган бурычның 12 проценты үтәлгән. Планны үтәү өчен тагын 12-14 кеше җибәрергә кирәк.
Башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров: «Бу бик катлаулы проблема. Әмма яшь егетләргә районда эшсез тилмереп яисә 7-8 меңгә эшләп йөргәнче, контракт имзалау кулайрак дип уйлыйм», - диде.
Контракт буенча хәрби хезмәтнең өстенлекләре дә шактый: хезмәт хакы югары, торак мәсьәләсе хәл ителә, 45 көнгә якын ял, карьера баскычы буйлап үсеш һ.б. Әмма кимчелекләре дә юк түгел: беренче 3 айда «курс выживания» узу авыр, килгәч тә форма мәсьәләсе җиңел хәл ителми һ.б.
«Балтачка иң якын частьлар булып Самара һәм Тоцк шәһәрләрендә урнашканнары санала. Хезмәт итүчеләрнең зарланганнары юк», - дип белдерде район хәрби комиссариатының бүлек җи-тәкчесе Марат Муллахмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250