Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кошларны каршыладык... Карадуганда

Районыбызда «Балтач» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән кошларны каршы алу матур бер традициягә әйләнде. Аның елның-елында «Парклар маршы» акциясе кысаларында уздырылуы эшне тагын да җанландырып җибәрә. Мәктәпләребездә укучылар мәш килеп сыерчык оялары ясый башлыйлар. Аларга мәктәптә нәтиҗә ясап, иң матурларын, иң лаеклыларын район конкурсына тәкъдим итәләр. Ә менә районга килгән сыерчык...

Районыбызда «Балтач» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән кошларны каршы алу матур бер традициягә әйләнде. Аның елның-елында «Парклар маршы» акциясе кысаларында уздырылуы эшне тагын да җанландырып җибәрә. Мәктәпләребездә укучылар мәш килеп сыерчык оялары ясый башлыйлар. Аларга мәктәптә нәтиҗә ясап, иң матурларын, иң лаеклыларын район конкурсына тәкъдим итәләр.
Ә менә районга килгән сыерчык оялары исә тыюлык территориясенә кергән төрле участокларда үз урыннарын табалар. Быел да шулай булды. Районыбызга җыйналган сыерчык ояларына нәтиҗәләрне Карадуган мәктәбе базасында ясадылар. Бу яктан, мәктәп коллективының эш тәҗрибәсе җитәрлек. Заманында, биредә 1999нчы елда районыбызның беренче экологик конференциясе, аннан «Парклар маршы - 2007» акциясенең йомгаклау конференциясе уздырылды. Инде менә, районкүләм Кошлар көне. Районыбыз мәктәпләреннән җыйналган бертөркем фидакарьләр Карадуган мәдәният йортында «Балтач» тыюлыгы, урман хуҗалыгы министрлыгы, Төньяк территориаль идарәсе һәм Әгерҗедән килгән кунаклар белән очрашып, үзара фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Карадуган мәктәбе укучыларының матур чыгышларыннан соң, дәррәү авылның Сабан туе уза торган участокка кузгалдылар. Биредә аларны «Карга боткасы» көтә иде. Менә китте шуннан үзара аралашу... Берәүләр матур гәп корды, берәүләр ботка ашады, чәй эчте, икенчеләре агачларга сыерчык оялары элде. Менә кайда ул чын хозурлык. Менә шушы матур табигать кочагында сыерчык ояларына конкурс нәтиҗәләрен дә игълан иттеләр. Беренче урынга Аланнан Ландыш Әхмәдиева һәм Чепьядан Марсель Ризванов, икенче урынга Смәелдән Гүзәл Якупова һәм Нормадан Адел Фазылҗанов, өченче урынга Яңгулдан Диләрә Ризванова һәм Нормадан Рузия Галиева лаек булганнар. Биредә тагын «Оригиналь идея» номинациясендә һәм иң актив укучылар да бүләкләнде. Кыскасы, чакырылган 33 укучының берсе дә бүләксез калмады. Мәктәп китапханәсен дә төрле китаплар белән хәйран гына баеттылар экологлар. Рәхмәт үзләренә! Билгеле, шушы чараны уздыруга зур көч куйган мәктәп коллективына, бигрәк тә аның директоры Гөлсинә Зариповага, биология укытучысы Фәнис Әхмәдиевка да зур рәхмәт. Алда тагын да зуррак чара тора. Апрель азагында Яңгул урта мәктәбендә «Парклар маршы - 2013» акциясенең йомгаклау конференциясе узачак. Аллага тапшырдык!

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев