Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кроссвордлар яратучы юбиляр

Сосна авылында яшәүче тыл ветераны Әминә Рамазановага 90 яшь тулды. Юбилейга җитәкчеләр, балалары, оныклары, туганнар килгән иде. Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм муниципаль район башлыгының истәлек бүләген социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина тапшырды.

Әминә Рамазанова озын гомерле Гаязовлар нәселеннән. Гомер буе укытучы булып эшләгән. Иң авыр елларда намус белән хезмәт итеп, балаларны белем серләренә төшендерә, бу җаваплы хезмәтне йөз аклыгы белән башкара. Үзе артыннан улы Рашит, кызлары Сания, Саймә, оныклары Ләйсән, Алсу, Айгөл, Чулпаннарны да ияртте, мөгаллимлек һөнәренә мәхәббәт тәрбияли алды. Бүген ул биш баласы, өч килене, ике киявенең кайгыртуын тоеп яши. 12 оныгына, 14 оныкчыгына тәрбияләүдә үзенең алтын киңәшләре белән гел ярдәм итеп тора. Матди байлык артыннан кумыйча, рухи яктан гына баючы әлеге гаиләнең тигезлегендә, күркәмлегендә. Әминә апаның сабырлыгы, киң күңеллелеге, юмартлыгы, олы йөрәкле булуы чагылыш таба. Әнә бит 90 яшьлек юбилеена ул нинди күркәм булып аяк атлый. Балачагы, яшьлеге бик авыр елларга туры килсә дә, күңел көрлеген, йөз аклыгын югалтмаган ул.
Бөек Ватан сугышы башланганда Әминә 17 яшьлек кыз була. Күп укытучылар сугышка киткәнлектән, җәй үтеп, көз җиткәч, аны РОНОга чакыралар. РОНО мөдире Кильдеев аны Сосна җидееллык мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп билгеи.
- Берьюлы ике класс, 44 бала укыткан чакларым әле дә күз алдымда. Тәҗрибәм юк, укучылар саны күп һәм сугыш башланган авыр ел, ди Әминә апа ул вакытар хакында.
Ул елларда беркемгә дә җиңел булмый, ә укытучыга икеләтә: 30-40 балага белем бирү өстенә, болай да яралы күңеләрне кителмслек итеп тәрбия бирәсе бар. Укытудан тыш, колхоз эшендә дә актив катнаша Әминә апа. җәен урак уру, борчак йолку, салам эскертләү, ашлык суктыру, аны җилгәрү, тирес түгү кебек эшләр берсе дә аларны читләтеп үтми. Җәйгә чыгу белән мәктәп өчен урман кисү, аны ат җигеп ташу укытучылар җилкәсенә төшә. Сугыш чоры булуга карамастан 1944нче елны югары белем алуга да ирешә.
Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинда Җиңү парадында катнашкан Соснаның батыр егете Муллаәхмәт чибәр, эшчән, күндәм, йомшак холыклы Әминәне гомерлек юлдашы итә. Рамазановлар гаиләсендә бер-бер артлы биш бала дөньяга килә. Алар да әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнеп, матур тормыш коралар.
- Балалар үстергәндә укый алмаган газета-журналларны ул хәзер күпләп алдыра. Китаплар укырга, кроссвордлар чишәргә бик ярата, ди әниләре хакына Сания ханым.
Әминә апа олы яшьтә булуына карамастан, чәчәк атучы гөлләр үстерә, телевизордан спорт уеннарын карап бара, илдә барган вакыйгалар белән дә яхшы таныш.
Балалары, оныклары тәртипле, акыллы эшләрендә мактаулы булганга бик куана.
90 яшьлек олуг юбилее көннәрендә Әминә апаның әйтер теләкләре хакында сорамый кала алмадым.
- Озак еллар күңелемдә әйтми йөрткән рәхмәт сүзләре йөри. 12 еллар элек район үзәк хастаханәсенә миңа дөрес диагноз куеп, вакытында дәвалау курслары билгеләгән таиб-терапевт Рүзәл Камалиевка олы рәхмәт әйтәсем килә. Үзенә һәм гаиәсенә тазалык-саулык, тигез гомер теләп калам, ди һәрчак сабыр һәм мөлаем Әминә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X