Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көтелмәгән очрашу - "Хезмәт"нең элекке редакторы, мәрхүм Мәгъсүм Хуҗинның кызы Наилә безнең районда

Мәгъсүм абый Балтачта 1965-69 елларда редактор булып эшли. Ул елларда "Хезмәт" чын мәгънәсендә тормыш көзгесенә әверелде, дип искә ала өлкәннәр.

Ул гомеренең соңгы елларына кадәр Балтач белән элемтәсен өзмәде, газетаның 75 еллык юбилеена да кайткан иде.
"Киткәннән бирле бер тапкыр да Балтачка кайтканым юк иде, - дип сөйли мәрхүмнең кызы Наилә. - Биредән киткәндә беренчедә укый идем. Сеңлем Балтачта туды. Тукай урамында яшәдек. Ул Балтачны һәм тирә-күршедә яшәүчеләрне яхшы хәтерлим. Бүген үзгәрешләрне күреп, шаккаттым, сокландым - барысы да искиткеч матур. Гел кайтасым килеп йөрсә дә, моңарчы насыйп булмаган иде"...
Наилә Клевлеева бүген ТР Транспорт һәм юл эшләре министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе. Районга ул бер төркем журналистларны бездәге юлларның торышы белән таныштырырга, Балтач данын танытырга алып кайткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250