Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Курмалада булган халык яши, яңа ФАП та булса...

Мин - Курмала килене. Бу авылны, аның кешеләрен белә башлавыма күптән түгел. Әмма күбрәк белгән саен күбрәк сокланам.

Бүгенге заманда да бер гаилә кебек дус, тату яшәүче сирәк авылларның берсе икән ул. Үзгә традицияләр белән яшиләр, бер-берсенең шатлыгын да, кайгысын да уртаклаша беләләр. Авыл җыеннарында, бәйрәмнәрдә "иң яшь гаилә", "иң яшь бәби" дип, гаиләләрнең истәлекле көннәре белән котларга да онытмыйлар. Үзләренең игелекле, ярдәмчел эшмәкәрләре дә бар. Шаһидә һәм Ирек Әгъләмҗановлар шундыйларның берсе.
Күңелне борчый торган бер генә нәрсә бар: бүген авылның фельдшер-акушерлык пункты бик иске, элекке мәчет бинасына урнашкан. Һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торучы фельдшер Алсу Гәрәевага, дөрес, рәхмәттән башка сүз юк. Уңайлы эш шартлары да булса...
Без әле өметне өзмибез. Районыбыз авылларында яңа ФАПлар төзелү турында белеп-ишетеп торабыз, әлеге "җил" безгә дә килеп җитәр дип көтәбез.

Фото: http://www.e-kbr.ru/news/society/9519/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250