Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кырык биш ел узган...

Пыжмара урта мәктәбе моннан 40-45 ел элек тәмамлаган укучыларын очраштыруны матур традициягә кертте. Менә быел бу бәхет безгә елмайды. Чөнки нәкъ 45 ел элек без - 21 укучы шушы мәктәпнең 8нче сыйныфын тәмамладык (элек мәктәп сигезьеллык иде).

Менә без мәктәптә. Ул хәзер без укыган иске мәктәп түгел инде, яңа, якты, җылы, заманча җиһазландырылган. Классыбызны нурга күмеп, сыйныф җитәкчебез Зөлфия апа Гайнанова килеп керде. Барыбыз да аны кочаклап алдык. Шуннан соң инде мәктәп еллары китте: хатирәләр, хатирәләр... Менә без, 6 укучы Комзавод башлангыч мәктәбен тәмамлап, Пыжмара мәктәбенә 5нче сыйныфка укырга килдек. Чит авыл, бер белмәгән укучылар. Менә шул вакытта безне сыйныф җитәкчебез Зөлфия апа үз канаты астына алды, безнең икенче әниебез булды. (Чөнки без интернатта торып укыдык). Зөлфия апа әле дә үзенең матурлыгын, сөйкемлелеген җуймаган. Сөбханалла, күз тимәсен! Шулкадәр матур итеп истәлекләрне сөйли, һәрберебезне таныды, хәтта, ничек укуыбызга кадәр хәтерли. Кичә бик матур, күңелле үтте. Без кабат мәктәп елларына кайтып, күп кенә истәлекләребезне яңарттык. Мәктәпне 21 укучы тәмамлаган булсак, очрашуга 11 укучы килгән иде. Өч сыйныфташыбыз инде вафат, урыннары җәннәттә булсын. Безне шулай очраштыруда мәктәп коллективының, директоры Тәбрик Рәхмәтуллинның һәм сыйныфташыбыз Юныс Закировның тырышлыгы гаять зур булды. Аларга авыр хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык, сәламәтлек телибез. Ә укучыларга имтиханнарын яхшы гына тапшырып, үзләре теләгән һөнәр алып, тормышта үз урыннарын табарга насыйп булсын.
1967нче елгы чыгарылыш укучылары исеменнән Фоадия Сабирҗанова (Садыйкова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250