Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кызарырга туры килми районыбыз суд приставлары өчен

Эшләре халык белән турыдан-туры бәйле булган оешмаларның берсе - суд приставлары 1 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу хезмәт оешуны почта Россиясеннән исәпли башлаганнар һәм быел аңа 149 ел тула.

- Бәйрәмегезне ничек билгеләп үтәргә җыенасыз? - дип сорадым суд приставларының район бүлеге җитәкчесе Наил Рафгат улы ГАЙНАНОВтан.
- Бөтенебез җыелып бәйрәмне искә алып китәбез. Без бит кайда, кайчан гына җыелмыйк, бөтен сөйләшүебез соңыннан эшкә кайтып кала. Бөтен мәшәкатьләрне, эшне онытып рәхәтләнеп ял итә белмәүдән түгел инде бу. Эшебез шундый мәшәкатьле һәм борчулы, өйгә кайткач та оныта торган түгел.
«Минем бурычны кайчан түләттерәсез инде», «мужик тагын алимент түләмәде», «салым түләвен аз гына кичектереп булмыймы» кебек сораулар белән хезмәткәрләрнең өйләренә дә гел шалтыратып бимазалыйлар. Эшкә шалтыратыгыз, дип кенә әйтәсе инде үзләренә. Әмма хезмәткәрләрем бик итагатьле шул, кешегә каты бәрелергә тырышмыйлар. Эшләрен аларның хәлләрен дә аңлап башкарырга тырышалар. Аллага шөкер, суд чыгарган карарларны 100 процентка ук булмаса да, әйбәт кенә үтәтәбез.
Тармак буенча республика җыелышларында кызарып утырырга туры килгәне юк. Штраф салырга хокукы булган 30га якын оешмадан да түләмәүчеләрнең эшен соңгы исәптә безгә җибәрәләр, көн саен дистәләрчә эш карыйбыз шулай. Шуңа күрә безгә эше төшмәгән яки без үзебез килеп чыкмаган кешесез бер генә авыл да юк районда.
Теге яки бу эш онытылып ятмасын, оператив эшлик дип, иртән эш сәгате башланганчы, кич эш сәгатеннән соң көн саен җыелып сөйләшүне гадәткә керттек. Ел саен бәйрәмебездә берничә хезмәткәребез суд приставларының республика җитәкчелегенең бүләкләренә лаек була. Быел мондый хөрмәт коллегаларыбыз Газинур Садыйков белән Фәрит Сәйфетдиновка күрсәтелә. Һәм менә бүген алар ны һәм барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, һәркайсына гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар телим.
Фото: http://profprazdnik.ru/pozdravleniya-s-dnem-sudebnogo-pristava.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250