Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Тәмен беләләр

Быел улларым «Романтик» лагеренда булып кайтты. Аннан кайткач та берничә атна лагерь хатирәләре белән яшәделәр. Хәер, алар инде 3-4 яшьтән үк табигать кочагында һәр күренешкә сокланып, бистә ыгы-зыгысыннан арынып ял итү тәмен бик яхшы белә. Җәйге чор җиттеме тизрәк авылга әби-бабай янына кайтырга ашыгалар. Җиләккә, су коенырга йөрүләр дисеңме, борчакка...

Быел улларым «Романтик» лагеренда булып кайтты. Аннан кайткач та берничә атна лагерь хатирәләре белән яшәделәр.

Хәер, алар инде 3-4 яшьтән үк табигать кочагында һәр күренешкә сокланып, бистә ыгы-зыгысыннан арынып ял итү тәмен бик яхшы белә. Җәйге чор җиттеме тизрәк авылга әби-бабай янына кайтырга ашыгалар. Җиләккә, су коенырга йөрүләр дисеңме, борчакка бару җәйге каникулның иң күңелле чоры. Быел да авылда тәмләп ял иттеләр, аннан кайткач III сменага лагерьга бардылар.

- Әни, без анда әйләнә-тирә фәнендә өйрәнгән бик күп агачларны, дару үләннәрен, бөҗәкләрне күрдек, - ди кечкенәсе.

- Укытучыга баргач сөйләрбез инде, - дип әңгәмәгә кушыла абыйсы.

- Әни-әни! «Кызыл китап»ка кергәннәрен дә күрдек.

- Вожатый апа аларны сакларга кирәк, диде. Гүзәл Ризвановна да шулай дип өйрәтә.

Озак, бик озак сөйләделәр улларым. Мәктәптә алган белемнәрен практикада ныгытуларын күреп бик сөендем. Өйдә көннәр буе телевизор каршында утырган бала бернәрсә дә белми кала шул. Мең кат ишеткәнче, үз күзләрең белән күрүгә ни җитә?! Табигатьне яратулары, аны саклауга кечкенәдән үзләреннән өлеш кертүләре өчен дә чиксез шатландым. Кая гына барсак та мәктәптә укытучы сөйләгәннәрне искәртеп кенә торалар. Чүп ташларга ярамый, чәчәкләрне һәм җиләкләрне тамыры белән өзмәскә, кошларны куркытмаска, агачларны сындырмаска кирәк дигән кисәтүләрне кабатлап, әле без өлкәннәрне дә еш кына тәртипкә өйрәтәләр. Мәктәптәге ныклы белем әти-әнинең теләктәшлеге белән ирешелгән уңышларның бер өлеше дип уйлыйм мин моны. Әти-әниләрнең балаларны табигатькә алып чыгып, биредәге матурлыкны күрергә өйрәтүе дә мөһим роль уйный. Вакыт юклык сәбәп түгел. Җиләк җыярга, сирәк булса да печән чабарга барабыз бит. Балаларны үзең белән алуның бер авырлыгы юк. Беренчедән хезмәткә өйрәнсә, икенчедән табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә, аның өстенә күпме мәгълүмат алына. Бары табигатьне ярату, хөрмәт итү, вакытны жәлләмәү генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев