Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өлгерлек юлда да кирәк

Массакүләм мәгълүмат чаралары аша әледән-әле юллардагы аяныч хәлләр турында ишетеп, белеп торабыз. Статистика күрсәткәнчә, һәр елны Рәсәй юлларында 30-35 мең кеше һәлак була.

Иң аянычлысы, алар арасында җәяүлеләрнең игътибарсыз булуы, бигрәк тә сабый балаларның үлеме, гарип-гораба калуы. Без яши торган Норма, Кариле авылы аша республика юлы үтә, моның өстенә күпме эреле-ваклы юлларны, кискен чатларны өстәсәң, һәрбер шофердан һәм җәяүледән юл кагыйдәләрен төгәл белүе һәм игътибарлы булырга тиешлеге ачык аңлашыла.
Бу юнәлештә балаларыбыз тәрбияләнә торган Кариле балалар бакчасы күп еллар нәтиҗәле эш алып бара. Әле февраль ае азагында үткәрелгән «Адымнар нык, юллар имин булсын!» дигән юл йөрү кагыйдәләре буенча үткәрелгән атналык шуның бер мисалы.
«Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен анык бел» дигән исем астында мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәмгә безне - әтиләрне дә чакырдылар. Иң элек балалар һәм әти-әниләр белән берлектә оештырылган «Юллар, юллар...» дигән рәсем бәйгесе игътибарны җәлеп итте. Бигрәк тә Хәйруллин, Шакиров, Якупова, Галиевлар, Әхмәтгалиевлар гаиләсе ясаган рәсемнәр уңышлы чыккан.
Бәйрәм кичәсен әзерләүгә тәрбиячеләр Гөлшат Зәйнуллина белән Эльмира Гыйләҗева шактый көч куйган. ЮХИДИ хезмәткәре Лилия Һадиева чыгышы балаларга гына түгел, безгә дә шактый күп мәгълүмат бирде. Тирән эчтәлекле, тәрбияви яктан бай кичәне балалар үзләренең җырлары, шигырьләре белән тагын да баеттылар, юл кагыйдәләре турындагы белемнәре белән уртаклаштылар.
Дөрес, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәсен формалаштыру өчен һәрдаим түземле булырга һәм дәвамлы эш алып барырга кирәк. Бу уңайдан тәрбияче Эльмира Гыйләҗеваның район тәрбиячеләре арасында үткәрелгән конкурста катнашып, алдынгы урын яулавы күңелле күренеш.
Барлык әти-әниләр исеменнән, Рәис Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250