Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үлгән кызы 30 елдан җиткән ир булып кайткан

Ә ул аның рухына догалар юллап торган...

Американың Калифорния штатында яшәүче Тина Бехарано 17 яшендә кыз бала тудыра һәм аңа "Кристин" дип исем бирә, әмма аны бер генә тапкыр да күрә алмый...

Башта әнисе аңа яңа туган баланы бала тудыру йортыннан алуны тыя, ә аннары аны, бала туганнан соң 15 минуттан үлде, дип ышандыра. Шул вакыттан узган 29 ел эчендә Бехарано тагын биш бала тапкан. Шуңа карамастан, ул мәрхүм баласын онытмаган һәм ел саен Кристинның туган көнен билгеләп үткән, рухына догалар юллап торган.

2018 елда хатын таныш булмаган кешедән электрон хат алган, ул генеалогик сервисларның берсе ярдәмендә ДНК тестын ясаган һәм көтелмәгән нәтиҗә алган. «Безгә сөйләшергә кирәк дип уйлыйм, — дип язган ул. - Бу бик мөһим. Сез... минем әни булып чыгасыз."

Кристин исән калган икән. Биш көннән соң аны Лас-Вегастан гаилә пары кызлыкка ала. Бехараноның баласы яхшы гаиләдә үсә, ә соңрак җенесен алмаштыра һәм ир-егет була. Хәзер ул Нью-Джерсида хатыны һәм баласы белән яши.

«Миңа аның җенесен алмаштыруы мөһим түгел, - ди Тина Бехарано. - Аерма юк. Бу бит минем бала. Без аның исән булуына бик шат", дип яза Кызыл таң.

Фото: ачык чыганактан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш